Логотип Идель
Яңалыклар

Төркиядә язны ничек каршы алалар?

Шәрык илләрендә рухи һәм хуҗалык итү ягыннан әһәмиятле һәм җаваплы булган бер чор хәмәл аенда1 көн белән төн тигезләшү вакытында башлана һәм “Нәүрүз” исеме белән зурлап бәйрәм ителә.

Шәрык илләрендә рухи һәм хуҗалык итү ягыннан әһәмиятле һәм җаваплы булган бер чор хәмәл аенда1 көн белән төн тигезләшү вакытында башлана һәм “Нәүрүз” исеме белән зурлап бәйрәм ителә.

Язын табигатьнең җанлануы белән бергә адәм баласында рухи һәм физик яңарыш башлана. Үткәннәрне танып белү, хаталарны аңлап төзәтү, киләчәккә өмет белән карау, эшләрне дәвам итү, яңаларын башлау өчен энергия туплау, тупланган белем һәм тәҗрибәне кулланып, һәр гамәлнең сыйфатын арттыру өчен үзгәреш һәм камилләшүгә омтылу чоры башлана. Шәрык илләрендә рухи һәм хуҗалык итү ягыннан әһәмиятле һәм җаваплы булган бу чор, хәмәл аенда1 көн белән төн тигезләшү вакытында башлана һәм “Нәүрүз” исеме белән зурлап бәйрәм ителә.

Идел-Урал татарларында Нәүрүз, Карга боткасы яки Карга Туе исемен йөртә һәм 21 нче март көненә туры китерелеп түгел, ә карлар эри башлау белән җылы яклардан кара каргалар кайткач үткәрелә. Шунлыктан, климатик шартлара бәйле рәвештә, язны бездә кара каргалар, ә Шәрык илләрендә ләкләкләр үз канатларына утыртып алып килүенә ышанганнар.

Кечкенә чагымда авылда яшьтәшләр белән иртән иртүк өйдән өйгә кереп бәйрәм боткасына ярма, йомырка, тәм-томнар җыеп йөргәнемне, олысы-кечесе белән бергәләп болында яшел борыннарын төртеп  чыгып килүче үлән өстендә йомырка тәгәрәтеп уйнаганымны һәм учак ягып казанда тары (чеби) боткасы пешерелгәнне хәтерлим.

Ә Төркиядә язны ничек каршы алалар соң?

Март аеның урталарындан башлап Истанбулда Нәүрүз белән бәйләп төрле чаралар үткәрелә.

Бу яңа елга әзерлекләремне, Истанбулдан 94 чакрым ераклыкта Мәрмәр диңгезе ярында урнашкан Ялова шәһәрендә Армутлу авылының күркәм табигать кочагында “Тюмата” ансамбле белән башладым. Төгәлрәк әйтсәм, “Алишләр” йортында “Тюмата” ансамбле тарафындан оештырылган Нәүрәз бәйрәменә багышланып үз эченә актив һәм пассив музыка терапиясен алган чарада катнаштым. Хәзер тәфсилле бәян итәм =)

“Тюмата” ансамбле – төрек дөньясы музыкасын өйрәнү йәм таныту эшчәнлеген алып баручы төркем, Рахми Оруч Гювенч тарафыннан 1976 нчы елда корыла. Бүгенге көндә Мангейм, Мюнхен, Берлин, Цюрих, Мадрид, Барселона шәһәрләрендә үзәкләре, Австриядә музыка тераписты җитештергән мәктәбе бар. Элгәре “Тюмата” ансамбле Татарстан һәм Башкортстанда да беленгән: 1989 нчы елны Яр Чаллы һәм Казанда концерт бирә, 1998 нче елны Нефтекамск шәһәрендә “Башкорт һәм татар җырларын башкаручылар халыкара фестивале”ндә “Дуслык җыры” белән 800 катнашучы арасындан 3нче урынны яулый.

Рахми Оруч Гювенч (1948-2017) — үзе Казан татарларындан. Әтисе Лениногорск районы Әби (Сарабикул) авылындан, әнисе Оренбург шәһәре Тузтебе авылындан. 1993 нче елны Төркиягә күчеп Кутахъя шәһәре Тавшанлы авылында урнашалар. Үзе белән 2017 нче елның февралендә репетицияләрендә танышу бәхете насыйп булды. Ул көнне бик яхшы хәтерлим: үзе турында ягымлы, сабыр, киң белемле кеше буларак тәэсир калдырды, бу күрүшүнең соңгы тапкыр булуын кемнәр генә белгән бит…  Бу язмам рухына хәер-фатыйха булып барып ирешсен. Амин.

Бүгенге көндә ансамбль эшчәнлеген Отак музыка үзәгенең2 оештыручысы һәм җитәкчесе абыйсы Яшар Гювенч һәм  кызы Каникей Гювенч Акчай дәвам иттерәләр. Каникей Гювенч Акчай ире Сертач Акчай белән бергә үзләре төзегән “Алишләр”3 йортында музыка белән савыктыру чараларын үткәрәләр. Шуларның берсе – 16-18 нче мартта Нәүрүз бәйрәме уңаеннан оештырылды.

Семинарның иң бай эчтәлекле көне икенче көне иде. Иртә төрек дөньясы җырлары, шул исәптән Эргенекон дастаны4, белән башланды; артыннан Нәүрүз бәйрәме эчтәлегенә туры китереп учак ягылды, мәрхүмләрне телгә алып догалар кылынды, теләкләр тели-тели тимер кагылды; баксы биюве5башкарылды, пассив музыка терапиясе һәм сема6 үткәрелеп көн тәмамланды. Аеруча баксы биюве һәм пассив музыка терапиясендән соң үземне яңа туган бала кебек хис иттем. Соңгы, өченче, көнне чынлап торып табигатьнең уянуы белән бергә күңелемдә яңа рухи үсешләр барлыкка килүен сиздем. Догалар, Аллаһка зикер әйтү, хәрәкәт, музыка, семинар үткән җирнең табигате, эчкерсез кешеләр белән аралашу күптәннән интеккән хәлсезлектән, төшенкелектән коткарды мине, җанландырды, илһамландырды. Бу семинарны оештыручыларга рәхмәтләремне белдерәм һәм иң изге теләкләремне теләп калам.

21 нче март исә Истанбул Топкапыда төрек дөньясы: Төркия, Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таджикистан – бергәләп Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәм Төркиядә яшәүче татар, казак, өзбәк, кыргыз, башкорт, болгар, удмурт, азәрбайҗан рәссамнәренең Нәүрүзгә багышланган эшләренең күргәзмәсе белән ачылды. Әйтергә кирәк, төрек дөньясы рәссамнәрен берләштергән мондый күргәзмә Төркиядә беренче тапкыр оештырылды. Ачылыштан соң һәр өлкәнең вәкилләре килгән барлык кунакларны милли киемнәрендә көләч йөз белән каршы алдылар, тәм-томнар, үзләре пешергән камыр ризыклары белән сыйладылар. Һәр өстәлдә диярлек үсеш, мул тормыш, саулык-иминлек символы булган шыткан бодай – “семяни” бар иде. Семяни, он, шикәр белән 10-15 сәг пешерелә торган сумаляк / сумелек / суманак Үзбәкстан, Кыргызстан, Таджикистан яңа ел сыйларының башында тора икән. Концерт өлешендә төрек дөньясы җыр-биюләре башкарылды, һәм, әлбәттә, учак кабызылды, тимер сугылды, буялган йомыркалар ватылды.

Нәүрүз әйттек без сезгә,

Хакын бирегез безгә,

Яшегез җитсен йөзгә,

Малыгыз артсын көзгә,

Нәүрүз мөбәркад!

Барыгызга да язгы ягымлы кояш кебек елмаеп, шатланып, киләчәккә өмет белән исәнлектә-саулыкта, мул тормышта яшәргә насыйп итсен.

Искәрмәләр:

1Хәмәл ае – март ае. Көн белән төннең язгы тигезлеге көнне Кояш Зодиакның Хәмәл (Кузы) йолдызлыгына кергәнгә күрә, айның үзенә дә Хәмәл исеме биргәннәр.

2Otağ Müzik Merkezi – Отак музыка үзәге

Otağ (төрекчә) – махсус падишаһ һәм бәкләр өчен корылган бөек купшы чатыр

3Alişler (Hz. Ali’yi sevenler) – Алишләр, ягъни Гали кешеләре

Гали ибн Әбү Талиб – Мөхәммәд с.г.в. абыйсының улы, кияве, пәйгамбәрнең яраткан кызы Фатыйманың ире

4Эргенекон дастаны – Төрек дастаны:

Ил ханның гаскәре монголларга каршы сугышта җиңелә. Зурларның барысы үтерелә, сабыйлардан Ил каганының улы Кайы һәм бертуганының улы Нүкүз исән кала һәм әсир ителә. Берникадәр вакыттан соң Кайы һәм Нүкүз тормыш иптәшләре белән әсирлектән качып, һичкем ирешә алмаячак бер тау эчендәге уңдырышлы туфраклы җирдә урнашалар. Урнашкан җиргә Эргенекон исемен бирәләр. “Эргене” – текә, “кон” үтә торган юл аңламына килә. Монда 400 ел буе яшәп ишәяләр һәм җирләренә сыймый башлыйлар. Бер көн җыелышып Эргенекондан чыгу карарыны бирәләр. Ләкин таулар арасыннан чыгу юлын таба алмыйлар. Шунда бер тимерче тауның тарафы тимер һәм аны эретеп юл ачып булганын әйтә. Олысы-кечесе ун ике көн буенча тимер эретәләр һәм, ниһаять, 21 нче март көнне Эргенекондан чыгып, каршыларына чыккан соры бүре башлыгында, иске туфракларына кире кайту бәхетенә ирешәләр. Төрекләрдә Эргенекондан чыгыш көне Нәүрүз (“nevruz” – “невруз”) көне.

5Baksı dansı – баксы биюве, кыллы музыка кораллары белән бергә су тавышына башкарылган баш, иңбаш һәм кул хәрәкәтләрендән гыйбарәт бию, актив музыка терапиясе

6Sema – сема – суфи тәрикәте (Мевлана) дәрвишләренең җыр-биюдән гыйбарәт йоласы, актив музыка терапиясе

Айгөл Зара Кәбирова

Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев