Логотип Идель
Яңалыклар

Төркиядә янгыннар курорт шәһәрләренә якынайды

28 июльдә Манавгат дип исемләнгән курорт шәһәреннән ерак түгел генә башланган янгын Урта диңгез буена таралды.

Карактан кала, уттан калмый, ди халык. Ел саен Россиядә җәй башланырга өлгерми, урман янгыннары тотына. Бигрәк тә илебезнең Себер өлешендә, торф белән капланган җирлектә янгыннарны сүндерү авыр.

Бу бәла быел Төркиядә дә кабынды. 28 июльдә Манавгат дип исемләнгән курорт шәһәреннән ерак түгел генә башланган янгын Урта диңгез буена таралды. Беләсезме Төркия (яисә башка чит ил) белән безнең илнең аермасы нидә? Аларда гаеплене еллар узгач булса да табалар! Инде 31 июльдә Рәҗәп Тайип Эрдоган урманга ут төртүдә шикләнүчеләрне тоткарлаулары хакында хәбәр итте. Моңа кадәр ут төртүне республикада террорчылар дип танылган “Янгын балалары” террорлык оешмасы үз өстенә алган иде. Әгәр дә кулга алынган кешеләрнең гаебе таныла икән, аңа канун алдында җавап тотарга туры киләчәк. Ә Төркия законнары бездәге кебек кенә түгел!

3 августка булган мәгълүматлар буенча, Төркиядә 13 янгын чыганагы белән көрәш алып барыла. Бәла инде курорт шәһәрләргә якынайды. Анталья, Измир һәм Муглу, провинцияләре, Бодрум, Адан, Кайсери, Мерсин шәһәрләрендә дә хәлләр шәптән түгел. Мисалга, Антальяда кимендә өч кешенең һәлак булуы хакында мәгълүм. Зыян күргәннәрнең гомуми саны 800дән артып киткән. Атна дәвамында төрекләр 137 янгын чыганагын сүндерүгә ирешкән. Әмма алар көн саен барлыкка килә. Төркия янгыннарын сүндерергә Россия, Украина, Әзербәйҗан, Хорватия, Испания ярдәмгә килә.

Телевизор экраннарыннан караганда, Бодрум тирәсендә хәлләр аеруча да куркыныч. Биредә туристларны диңгездә йөрергә алып чыгу тыела. Төркия кунаклары арасында популяр булган “Яшел каньон” дигән урынга да туристларны алып бармыйлар, чөнки аның тирәсендәге урманнар янып беткән.
Хәлләрне җилнең юнәлеше дә катлауландыра. Төтенне ул йә туристлар өстенә, йә диңгезгә алып китә. Кайбер туристлык агентлыкларның Төркиядәге вәкилләре туристларны отельдән ерак китмәскә өнди, чөнки эвакуацияләү башланырга мөмкин. Әмма ялларын пляж белән отель арасында гына үткәрергә теләүчеләр күп түгел икән.

Тик безнең халыкка ут ни дә, су ни!? Җәй башында үзебезнең курортларны яңгырдан соң су басты. Безнекеләр рәхәтләнеп ял итте! Төркияне ачулары булды, ковид та куркыныч түгел, янгыны да! Чикләр ачылу турында хәбәр таралуга чемодан тутырып, рөхсәт булган көнне үк очтылар шунда. Казаннан гына да Төркиягә 2-3 рейс туристлар китте.

Хәзер дә янгын куркытмый халыкны. Кызыксынып, берничә туристлык агентлыгына шалтыратып карадык. Берсе дә Төркиягә билетларны кайтаралар дип зарланмады. Ихтыяҗ да кимемәгән. Бик сирәк очракта гына клиентлар отельне, төбәкне яисә ял итәчәк датаны алыштыруны сорый икән. Бер агентлык хәтта Төркиягә юлламалар сораучыларның киресенчә, артуын искәртте! Ә бәя төшү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Чөнки август-сентябрь халыкның күпләп ялга чыга торган вакыты.

Чыганак: Шәһри Казан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев