-
КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: ЖУРНАЛИСТ ГӘБДЕРӘХИМ ВАФАТ Урыны Оҗмахта булсын!
-
26 апрельдә Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк.
-
Сәләтләрне ачучы “Сәләт” конкурсы 16 апрель көнне Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурс булып узды. Бинага барлык иҗат сөюче һәм, әлбәттә, иҗат итүче яшьләр җыелды.
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Төркиядәге татар авылында Сабантуй ничек узды? (фотолар)
23 июнь көнне Төркиядәге иң танылган татар авылларының берсе – Корыһөектә Сабан туе бәйрәме уздырылды. Сабан туен Искешәһәр Казан татарлары культур вә ярдәмләшмә җәмгыяте Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге, шулай ук Корыһөек җирлек җитәкчелеге, авылда яшәүчеләр ярдәме белән оештырды.
Быел 28 нче мәртәбә үткәрелгән милли бәйрәмгә Төркиянең төрле шәһәрләреннән һәм татар авылларыннан йөзләрчә кунаклар килде. Чыгышлары белән Бөгредәлек, Ике Пынар, Әфәнде күпере, Гөрсү авылларыннан булган милләттәшләребез, Истанбул, Анкара, Измер, Конья, Кутаһия, Анталья кебек шәһәрләрдә яшәүчеләр, ерак араларны якын итеп, бәйрәмгә җыелдылар.
Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Искешәһәр Казан татарлары культур вә ярдәмләшмә җәмгыяте Фәрхәт Акташ, Корыһөек җирлек җитәкчесе Микаил Сүзәр һәм башкалар җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле, мөгаен, Корыһөектә туып-үскән Хәйруллаһ Акалай хәзрәтнең чыгышы булгандыр. Хәзрәт: “Бу җирләрдә чатырлар корып, землянкалар ясап яшәгән, безләрне җитештергән әби-бабайларның рухларына хәдия итеп дога әйтәм, кабул ит, Яраббым. Шушында җыелган мосафирларның кичмешләренә дә дога әйтәм, кабул ит, Яраббым. Укыган Коръәннәребез хөрмәтенә, безгә берлек-бәрабәрлекне юлдаш әйлә, Яраббым. Бәла-казалардан сакла, безгә туры юлны күрсәт. Динебезне саклар өчен күченгән әти-әниләребез белән җәннәттә кавышуны насыйп ит, безне җәһәннәмннән коры”, - дип, догалар кылганда һәркем: балалардан алып өлкәннәргә кадәр “амин” сүзләрен әйтеп торды. Бала-чак, яшьлек хатирәләре белән яшәүче әбиләрнең, бабайларның күзләренә яшь тулды.
Сабан туе дәвамында Татарстаннан килгән кунаклар, танылган җырчылар Ранис Габбазов, Гөлсирен Абдуллина татар җырларын яңгыратты, шул ук вакытта төрле милли уеннарыбыз оештырылды. Башка еллардан аермалы буларак, хәтта көрәштә үзләрен сынап караучылар булды. Көрәштә Мурат Йомрыташ җиңде. Шуны да әйтергә кирәк, һәр елдагыча ул әнисенең туган авылына Анкарадан бер төркем велосипедчыларны сабан туена махсус оештырып алып килгән иде.
Корыһөек сабан туена гына хас бәйге – авыл апалары һәм киленнәре пешергән милли ризыклар ярышы быел да игътибарны җәлеп итте. Ярышта Корыһөек кызы Җәврия Һәрәк пешергән алма бәлеше беренче урынга лаек дип табылды.
Төркиядә белем алучы Айгөл Галиуллина һәм Айрат Низамиев бәйрәмне күңелле итеп алып бардылар. Музыка укытучысы, 2016 елда Татар яшьләре форумында Төркиядән делегет буларак катнашып, форум концертанда чыгыш ясаган Сәрай Эрдоган әтисенең авылында татар, төрек, рус телләрендә җырлады. Чарага килгән ТРТ ның татар бүлеге җитәкчесе Сәгыйть Хәйри, әлеге каналда эшләүче Айгөл Шәрипова исә кунаклар, авыл кешеләре белән әңгәмәләр корды.
Быел Төркия татарларына сайлау мөмкинлеге җитәрлек булды – барлыгы дүрт сабан туе узды. Беренчесе Истанбулда, аннары бер үк көнне Корыһөектә, тагы ике бәйрәм Антальяда оештырылды.
Авылга килүчеләрнең күбесе Корыһөек сабан туен нәкъ менә авылда уздырылган өчен көтеп алулары, яратулары хакында сөйләделәр. Ата-бабалары нигезе сакланган, кардәшләре яшәгән авыл, күрәсең, читкә киткәннәрне шулай үзенә тарта. Истанбул сабан туе исә, Татарстан һәм Төркия арасындагы элемтәләрне ныгыту, татарларны башка милләтләргә таныту, шулай ук шәһәрләшкән милләттәшләребезнең милли-мәдәни рухын ныгыту өчен бер көтеп алынган чара булып тора. Анталья сабан туйлары исә күбрәк, соңгы елларда Төркиягә килеп җирләшкән татар, төрек, рус телле татарларның үзара элемтәләр коруына бер үрнәк.
Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз