-
Кайбер төбәкләрдә битлек китү режимы кире кайтарыла Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.
-
«Хәрәкәттә – бәрәкәт»: татар биюе буенча егетләр батлы Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты яңа формат тәкъдим итә. Татар халык биюе буенча «Батыр батл» дип исемләнгән мастер-класс узачак.
-
Быел баланы мәктәпкә җыю күпмегә төшәчәк? Россиядә әти-әниләрнең яртысы август аенда баланы мәктәпкә җыю өчен ял ала, күпчелек гражданнар бу максатларга 15 мең сумнан артык тотарга ниятли
-
Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк Бу исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Цифрлы пропускларны интернет аша теркәү
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, Татарстанда гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимында өйдән чыгу мөмкинлеге бирә торган цифрлы пропускларны интернет аша теркәү һәм бирү хезмәте эшли башлады.
Республикада яшәүчеләрнең covid19.tatarstan.ru сайтында шәхси кабинет ачу мөмкинлеге туды. "Теркәлү һәм гаризаны онлайн рәвешендә юлларга мөмкин, шулай ук анда максатлар буенча гаризаларның барлык тарихы да урын алган. Татарстан үз үсешенең цифрлы этабына керде инде. Алдагы елларда цифрлаштыру кеше тормышының барлык өлкәләренә дә кагылачак. Моның өчен Татарстанда "Цифрлы икътисад" Милли программасы проектлары тормышка ашырыла.", — диде министр.
Шул ук вакытта, элегрәк кәрәзле телефон аша теркәлгән кешеләр дә шәхси кабинет куллана ала. Алар теркәлү узганнан соң юлланган беренче SMS-хәбәрдә күрсәтелгән код аркылы керә. Биредә өйдән чыгу максатының кодлары хакында сүз бармый, дип искәртте Айрат Хәйруллин.
«Татар-информ»
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз