Логотип Идель
Яңалыклар

Циркта аю дрессировщикка һөҗүм иткән (куркыныч видео)

Инде дөньяның алга киткән 45 илендә циркта хайваннар белән чыгыш ясау тыелды. Болар арасына Австралия, Бельгия, Алмания, Ирландия һ.б. кергән. Егерме беренче гасырда кеше үз-үзенең күңелен үзе ача алмыйча, хайваннарны азаплаганнарын карау дөрес түгел, дип саныйлар бу илләрдә. 

Олонец шәһәрендә циркта аю чыгыш ясаган вакытта дрессировщикка һөҗүм иткән. Бер тамашачы бу хәлне видеога тешергән һәм  «ВКонтакте» социаль челтәренә элеп куйган. Бу хәлдән тамашачылар да, циркта эшләүчеләр дә курыккан. Дрессировщикның ярдәмчесе аюга тибә башлаган, ләкин бу ярдәм итмәгән. Шуннан соң цирк хезмәткәрләренә электрошокер кулланырга туры килгән. Бер кеше дә, аю да җитди казалар күрмәгән.

Хайванның нигә кисәк кенә үзен агрессив тота башлавын әлегә аңлата алмаганнар. 

Инде дөньяның алга киткән 45 илендә циркта хайваннар белән чыгыш ясау тыелган. Болар арасына Австралия, Бельгия, Алмания, Ирландия һ.б. кергән. Егерме беренче гасырда кеше үз-үзенең күңелен үзе ача алмыйча, хайваннарны азаплаганнарын карау дөрес түгел, дип саныйлар бу илләрдә. 

Ә сез цирклар һәм зоопарклар турынла нәрсә уйлыйсыз?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев