Логотип Идель
Яңалыклар

“TÜSAT”ТА ТАТАРЛАР ДӨНЬЯГА ТАНЫТЫЛА

“Tüsat“ - тюркология тармагына кагылышлы онлайн семинарлар карантин чорында башланды.

“Tüsat“ - тюркология тармагына кагылышлы онлайн семинарлар карантин чорында (21 март 2020 елны) танылган галим, Мичиган университеты профессоры Тимур Коҗаоглу тарафыннан башлап җибәрелде. 24нче октябрь көнне 31нче семинары узды. Бу фәнни zoom-очрашуларның дүртесендә Төркиядә яшәүче татарлар чыгыш ясады. Аларның темалары түбәндәгечә:


1. Аспирант Айгөл-Зара Кәбирова: "Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасы (бөек драматургның 85 яшьлек юбилеена багышлап)". 


2. Доктор Мурат Узун: "Гаяз Исхакиның тормыш юлы һәм иҗаты".


3. Авыл вәкиле Рәхмәтулла Куртаран: "Төркиянең Конья шәһәре Бөгрүделик себер татар авылы мәдәнияте һәм халык авыз иҗаты".


4.  Доцент Чулпан Зарипова-Четин: "Танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның "Торналар төшкән җирдә" повестендә авыл һәм авыл кешеләрен сагыну".


Татарларның чыгыш ясавыннан тыш, семинарларга җирле татарларның кереп тыңлавы әһәмияткә ия. Чөнки Төркиядә туып-үскән татарлар тарихи бишекләре булган Идел-Уралда тормыш итүче татарларның әдәбияты белән таныш түгел. Төркия галимнәре тарафыннан да аз тикшерелгән. Киләчәктә фәнни эшләрнең саны артыр, татар әдипләре танылыр дип ышанып каласы килә. 


Tüsat-семинарлар һәр шимбә Төркия сәгате белән 19:00 сәгатьтә zoomда башлана. Шулай ук, BilgeTürkler исемле YouTube каналларыннан да карап була. 

Автор: Айгөл Зара Кәбирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев