Логотип Идель
Яңалыклар

"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды

Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.

Бүген «Туфан самавыры»нда кунакта — Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры һәм режиссеры — Рөстәм Галиев булды
Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.  Шулай ук, гадәттәгечә,  "Туфан самавыры" янында Туфан абый Миңнуллин шәхесен дә искә алдылар.

Моннан тыш, Рөстәм Галиевнең күптән түгел генә "...Чаклар" дигән китабы чыкты. Ни өчен бу китап шулай дип исемләнгән соң? Бу китапка Рөстәм Галиевның гомер һәм иҗат юллары-елларының төрле чакларын чагылдырган истәлекләре, хикәяләре, режиссер фәлсәфәсе, шигырьләре керде.

"Мин үземне умарта кортына охшатам. Умарталыкта табигать белән тоташам. Аның мең төрле мәшәкате сине үзенә тартып ала. Табигать кешене үзгәртә, хисләрне баета, нечкәләндерә. Монда син үзеңнең бик бәләкәй бичара икәнеңне аңлыйсың", - ди автор.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев