-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
“Туган тел” шигыренә 110 яшь!
Туган тел бәйрәме якынлашкан мәлдә – 15 апрель көнне “Татар-информ” мәгълүматлык агентлыгында чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятын саклауга юнәлдерелгән “Туган тел” проектына багышланган матбугат очрашуы узды. Анда “Туган тел” проектының һәм “Анталия татарлары” оешмасының җитәкчесе Оксана Назарова, Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова, Камал театры директоры Илфир Якупов һәм “Казан егетләре” төркеме солисты Айдар Әгъләмов катнашты.
“Туган тел” проекты чит илләрдә татар телен өйрәнүне күздә тотып оештырыла. Аның нигезендә, читтәге татар оешмалары он-лайн режимда татарның Татарстанда яшәүче күренекле язучылары, популяр артистлары белән “очраша”, республикабыз музейлары һәм башка истәлекле урыннары буйлап экскурсиягә “чыга”. Арада меңәр чакрымнар булуга карамастан, дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез әнә шулай бер вакытта, бер урында җыела. Беренчеләрдән булып әлеге эшкә Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче татарлар керешкән. Оксана Назарова сөйләвенчә, татар телен һәм мәдәниятен үстерү нияте белән алар шимбә мәктәбе ачканнар, анңа 5-15 яшьлек балалар һәм үсмерләр татар теле дәресенә җыела. Менә шунда он-лайн рәвешендә Татарстан белән элемтәгә керү уе да туа. Оксана Назарова Казанга килгәч, ТР Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белән бу хакта сөйләшкән, он-лайн режимда читтә яшүчеләрне музейлар белән танышырга тәкъдим иткән була, җитәкче ханым биш куллап ризалаша. Анталиядә яшәүче татар балалары шулай итеп тәүге мәртәбә Казандагы Тукай музеена “сәяхәт кыла”. “Дәрестән соң 10-15 минут скайп аша элемтәгә керәбез. Әлеге экскурсия вакытында балалар музейдагы экспозицияләр белән таныша, сораулар бирә”, – дип сөйли Төркия кунагы. Аларга Казакъстан, Кыргызстан, Италия кушыла башлаган. Ни кызганыч, тагын да киңрәк мәйданны колачларга техник мөмкинлекләре юк, күп кеше кушылган саен интернет эленеп кала икән. Болай да бер эфирга 80гә якын кеше кушыла (Матбугат очрашуы вакытында мондый он-лайн экскурсияләр уздыру өчен республикабызның күп музейларында Wi-Fi булмау да уңайсызлык тудыруы әйтелде).
Әлеге проектта теләп катнашучыларның тагын берсе – “Казан егетләре”. Төркемнең солисты Айдар Әгъләмов бу проектка кушылулары очраклы түгел, дип белдерә. 1996 елда төркем оешканнан бирле, состав үзгәрүгә карамастан, “Туган тел” җыры алар өчен визит карточкасына әйләнгән. Егетләр аны хәтта өч телдә җыйрлый. Татарча, русча, инглизчә һәм ахыргы куплетны янә татарча белән тәмамлыйлар. Чит төбәкләрдә еш чыгыш ясаучы егетләр кая гына барсалар да, “Туган тел”не җырламый калый һәм аларга һәркем кушыла. Шуны да ассызыклап узу мөһим: Г.Тукайның бу шигыренә быел 110 ел тула!
Чит илләрдә татар телен өйрәнү, мәдәниятыбызны үстерүне максат итеп куйган “Туган тел” проектында Камал театры да мөһим роль уйный. Елдан артык вакыт эчендә алар 19 спектакль, 9 юбилей кичәсен он-лайн трансляциядә күрсәткән. Тамашаларны барлыгы 30 меңнән артык тамашачы караган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз