Логотип Идель
Яңалыклар

Тукай әсәрләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль тәкъдим ителә

Премьера Татарстанның Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак.

Спектакльдә Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан биючеләре һәм театр актерлары катнаша. Премьера Татарстанның Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак.

Спектакль Гаилә елы кысаларында әзерләнә һәм ул Габдулла Тукайга багышлана. Бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасын беренче тапкыр Казанда 16 мең тамашачы карый алачак – «Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль 10 көн дәвамында Казан циркында күрсәтеләчәк. 

Спектакльне «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм театр режиссеры Илгиз Зәйниев; Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Марат Әхмәтшин, шагыйрә һәм тәрҗемәче Резеда Зәйниева катнашындагы иҗат төркеме әзерли. 

Спектакльнең цирклы өлеше Казан, Мәскәү һәм Минск цирклары артистларының номерларыннан гыйбарәт. Мәсәлән, Мәскәүнең Төсле бульварындагы Никулин циркы артистлары – Монте-Карлода узган фестивальдә «Көмеш клоун»га ия булган акробатлар Илья Тюфяев җитәкчелегендә өч «рус таягы»нда мавыктыргыч номер күрсәтәчәк. Казан циркы исә спектакль өчен Россия Федерациясенең атказанган артисты Николай Сарычев куйган үзенчәлекле номер – Butterfly («Күбәләк») вертикаль очышын һәм Мария Анисимова җитәкчелегендә өйрәтелгән этләр белән номер әзерләгән. Белоруссия дәүләт циркы артистлары Роман Григорьев җитәкчелегендә атлы аттракцион күрсәтә. 

Спектакльнең комик күренешләрен Мәскәү циркы артистлары – Уфа егетләре Николай Коновалов һәм Әнвәр Саттаров башкара. Әлеге дуэт Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте персонажлары ролендә чыгыш ясаячак. 

Спектакльдә шулай ук Казан дәүләт циркы балеты биючеләре һәм Балалар цирк мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, шул исәптән цирк артистларының Франциядә узган Халыкара фестиваленең көмеш лауреатлары да катнаша. 

Төп рольне – Габдулла Тукай ролен «Алтын битлек» лауреаты, атаклы биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Г. Камал театрының талантлы актеры Артур Шәйдуллин уйный. Тукайның сөеклесе Зәйтүнә ролендә – Татарстанның атказанган артисты, «Россиянең көмеш тавыш» иясе Эльмира Кәлимуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев