Логотип Идель
Яңалыклар

Тукай музеенда - Тукай премиясе кандидатлары кунакта

31 мартта Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 2021 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә тәгъдим ителүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе узды.

31 мартта Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 2021 елда Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе узды. 

Татарстан Республикасында иң мәртәбәле, иң дәрәҗәле Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе безне барыбызны да дулкынландыра, беребезне дә битараф калдырмый. Быелгы кандидатларыбыз да үзләренең эшләре, үзләренең иҗатлары белән сокландыра.

2021 елда Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар тугыз кеше — дүрт язучы (өч язучы һәм бер драматург-киносценарист), дүрт рәссам һәм бер артист.

Марат Әмирханов («Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен).

Факил Сафин («Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен) — Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе.

Мансур Гыйләҗев (милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен) — ирекле иҗатчы.

Ләбиб Лерон («Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен) — «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире.

Быел Тукай премиясенә «Татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм татар театры эволюциясенең этаплы чорларына әверелгән сәхнә образлары тудырганы өчен» Камал театры актрисасы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина тәкъдим ителде. 

Григорий Эйдинов — Татарстан Республикасында графика сәнгатенә һәм китапларны бизәүгә зур өлеш керткән өчен.

Рушан Шәмсетдинов — Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен.

Мадияр Хаҗиев — «Туган як көйләре» картиналары сериясе өчен (44 картина).

Фирдәвес Ханов — күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте һәм Татарстан Республикасында милли архитектура культурасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен (Эшләр сериясе: Җәмигъ мәчете, Тукай исемендәге парклар, Кызыл Чишмә һ.б.).

Факил Сафин, Ләбиб Лерон һәм Марат Әмирханов өчесе дә беренче тапкыр гына тәкъдим ителми. Факил Сафин белән Ләбиб Лерон — Татарстан язучылар берлегенең Данил Салихов җитәкчелегендәге идарәсе тәкъдим иткән кандидатлар.

Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә сайланган кандидатлар шагыйрьнең әдәби музеенда ел саен очраша. Быел да әлеге күркәм, матур һәм үзенчә традициягә әверелгән очрашуда җанлы аралашу булды. 

Һәр кандидат үзе һәм иҗаты белән таныштырудан башлады. Тамашачылар катнашучыларыбызга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, әдәби әсәрләрен тыңладылар, рәссамнарның картиналарын бәяләделәр. 

Нигезләмә буенча, премияләр өчәү. Әмма комиссия соравы буенча аның дүртенчесе дә бирелә торган матур гадәт бар. Кемнең беренче өчлеккә керәчәген, кемнең Президент фатихасы белән өстәмә лауреат булачагын барыбыз да зарыгып көтәбез. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев