-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Тукай премиясе быелдан ике тапкыр арта – 1 000 000 сум булачак
Тукай премиясе тирәсендәге ыгы-зыгы, аңа кертеләчәк үзгәрешләр, милләт һәм әдәбият язмышы хакында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил ЗӘЙДУЛЛА белән сөйләштек.
– Февральдә Тукай премиясе буенча фикер алышулар башлана. Күптән инде премия бирү тәртибенә үзгәрешләр кертергә кирәк, дигән сүзләр ишетелә. Сезнеңчә нинди үзгәрешләр кертергә кирәк?
– Иң беренче эш итеп аның суммасын арттырырга кирәк. Мин үз тәкъдимемне Рөстәм Миңнехановка яздым, ул риза булды. Тукай премиясенең күләме быелдан ике тапкырга арта, Аллаһ боерса, ягъни бер миллион сумны тәшкил итәчәк.
Туй үпкәсез булмый, әлеге премия тирәсендә ризасызлык һәрвакыт булды һәм булачак. Андыйларга мин генә ярдәм итә алмыйм. Премиягә тәкъдим итүнең үз кагыйдәсе бар, ул акка кара белән язылган, без аңардан миллиметр да читкә китмәячәкбез.
– Узган ел иң өлкән шагыйрә Флера Гыйззәтуллинага премия бирелмәү ризасызлык тудырды. Быел ул янә үз кандидатурасын куячаклары турында хәбәр итте. Аның өчен бу дулкынлануларның эзсез узмаячагын аңлыйсыздыр.
– Мин үзем дә Флера Гыйззәтуллинаны яңадан тәкъдим итү ягында. Туксан яшеннән узса да, аның әле энергиясе ташып тора, кулыннан каләме төшкәне юк. Әгәр без аңа бу премияне бирми калабыз икән, шәхсән миңа бик үкенечле булачак. Мин бит аны картайган кешегә матди ярдәм булсын дип тәкъдим итмим, ул чыннан да зур шагыйрь. Аның “Коллык зинданы”, “Яну дәверләрендә” поэмалары искиткеч. Бүтән әдәбиятларда поэма жанр буларак юкка чыгып бара. Аңа аерым бер төрле осталык кирәк. Флера апада ул бар. Аны самородок дисәң, үпкәли инде ул, ләкин төп хасиятен дә әйтми китә алмыйм: ул искиткеч стихияле шагыйрь, сүз тылсымына ия; аңа бу сәләт Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Флера апа гомер буе эшләгән, ничә тапкыр тәкъдим ителеп тә аңа бирелмичә калган, без бу хатаны төзәтергә тиеш. Дөрес, ахыргы сүзне идарә, аннары премия бирү комиссиясе әйтәчәк. Кагыйдә буенча Тукай премиясе аерым бер әсәргә бирелә, ләкин шагыйрьнең иҗат юлы да исәпкә алынмый калмас…
Чыганак: Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз