Логотип Идель
Яңалыклар

Тукай премиясенә кандидатлар билгеле (исемлек)

Тукай премиясе – һәр ел саен ТР Президенты карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия. Исемлекне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Тукай премиясе – һәр ел саен ТР Президенты карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия. Бу премиягә дәгъва итүчеләрдән 15 февральгә кадәр гаризалар кабул ителгән иде. Исемлекне сезгә дә тәкъдим итәбез.


1. Лирон Хәмидуллин ("Дәрдмәнд", "Буранлы төндә", "Зарницы на горизонте" китаплары өчен);


2. Факил Сафин ("Саташып аткан таң" роман-трилогиясе һәм "Гөлҗиһан" повесте өчен);


3. Шаһинур Мустафин ("Ядрәләрне эреткән йорәкләр", "Алар – Жәлил – Кормаш йолдызлыгыннан!..", "Батырлык кайтавазы" китаплар триптихы өчен);


4. Флера Гыйззәтуллина ("Яну дәверләрендә", "Башкаемда – дөнья исәпләре" китаплары өчен);


5. Әхәт Гаффар ("Язлар моңы" драмасы, "Бодай бөртеге һәм тегермән ташы", "Олы юлның тузаны" һәм "Богау" романнары, "Дәрья башы" һәм "Әхәт Гаффар. Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар" китаплары өчен);


6. Констанин Руденко ("Булгарское золото: филигранные височные подвески", "Булгарское серебро" китаплар сериясе өчен);

7. Денис Осокин ("Огородные пугала с ноября по март" җыентыгы өчен);

8. Фәрит Яхин ("Умырзая" романы өчен);

9. Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);

10. Фәридә Хасьянова ("Татар халык әкиятләре" китабында балалар аудиториясенә татар милли мәдәниятен пропагандалаганы өчен һәм "Тукай балачагы" график диптихы өчен);

11. "Сөембикә" операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина.

12. Зөфәр Рәмиев (Габдулла Тукайның иҗади мирасын фәнни тикшеренүләре өчен).

Чыганак: "Татар-информ"

Фотолар: интернет

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Тукай премиясе кандидатлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев