Логотип Идель
Яңалыклар

Тукай, сине күпләр искә ала. Ә кайберәүләр – юк...

Апрель – Тукай ае. 15ендә бөек татар шагыйренең үлеменә 106 ел тулды, 26 апрельдә аның тууына 133 тулу көнен билгеләп үтәчәкбез. Татар мәдәнияте-сәнгате һәм тарихы белән бәйле оешмалар, гадәттә, апрель аенда Тукай исеме белән бәйле чаралар оештырырга тырыша. Быелгы Тукай ае тарихка ниләр белән кереп калды һәм керәчәк?

Апрель – Тукай ае. 15ендә бөек татар шагыйренең үлеменә 106 ел тулды, 26 апрельдә аның тууына 133 тулу көнен билгеләп үтәчәкбез. Татар мәдәнияте-сәнгате һәм тарихы белән бәйле оешмалар, гадәттә, апрель аенда Тукай исеме белән бәйле чаралар оештырырга тырыша. Быелгы Тукай ае тарихка ниләр белән кереп калды һәм керәчәк?

Башта рәсми чараларны искә төшерик. Казанның Яңа Татар зиратында республиканың иҗат берлекләре әгъзалары, төрле иҗтимагый һәм хөкүмәт оешмалары вәкилләре катнашында бөек татар шагыйре каберенә чәчәкләр салу тантанасы узды.

Г. Тукай әдәби музееның яңа экспозициясендә Төп нөсхә көнендә шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык шәхси әйберләре тәкъдим ителә. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары. Күргәзмәдә беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрьнең юл кәрҗине һәм моңа кадәр тамашачыга бик билгеле булмаган сөлгесе, кара савыты бар. Шулай ук мәктәп укучылары өчен  «#Тукайквест» уены тәкъдим ителде.

Тукай исемен йөрткән мәдәни оешмалардан Казанда Татар дәүләт филармониясе дә бар. Тик филармония афишаларында бөек татар шагыйрен искә алу чаралары күренми.  26 апрельдә анда, мәсәлән, “Идель” Халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале лауреатлары концерты уза. Филармониянең төп эшчәнлеге – концертлар үткәрү, әлбәттә. Ләкин исем белән җисем дигән нәрсә дә бар, һәм оешма башында милли җанлы кешеләр тора иде шикелле?!

Шулай ук Язучылар ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында да шагыйрьгә багышланган кичәләр үткәрелү турында хәбәрләр килеп ирешми. Тукай клубында әдәби кичәләр ешрак үткәрелсә һәм анда мәктәп укучылары, студентлар да чакырылса, клуб гөрләп торыр иде!

Казандагы татар театрларыннан Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры репертуарында Тукай иҗаты-тормышына мөнәсәбәтле “Зәйтүнәкәй”, “Әйт әле, күбәләк”, “Печән базары” спектакльләре бар – апрельдә театр аларны тамашачыга тәкъдим итте. Шулар арасында “Печән базары” – иң “өлкәне” һәм ул 2006 елда Бишкәк шәһәрендә узган  “АРТ-ОРДО” II Халыкара театр фестивалендә “Иң яхшы спектакль” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен алган. Тарихи персонажлары белән затлы, шул ук вакытта җырлы-биюле әлеге психологик драма Тукайны киләсе елларда искә алу көннәрендә дә чын вакыйга була ала, чөнки спектакль – искерми торганнар рәтеннән.

Апрель башыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Габдулла Тукайның туган көне һәм Россиядә Театр елы уңае белән, вакытлы матбугат бүлеге фонды басмаларыннан әзерләнгән «Тукай һәм театр» дигән тематик күргәзмә эшли. Күргәзмәдә «Азат хатын», «Совет әдәбияты», «Мәгариф», «Сәхнә», «Татарстан», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Татарский мир» һ.б. газета-журнал битләрендә басылган мәкаләләр урын алган. Аларда Габдулла Тукайның театрга булган мөнәсәбәте, аның татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаялар белән багланышы хакында кызыклы һәм әһәмиятле мәгълүматлар бирелә. Күргәзмә 30нчы апрельгә кадәр эшли.

26нчы апрельдә иртәнге 9.00да Тукай скверында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәк салу тантанасы булачак. Театр урамындагы һәйкәл янында 12.00дә шигърият бәйрәме башланачак.  Шул сәбәптән, 26нчы апрель көнне иртәнге 7.00 16.00 сәгатькә кадәр Театр урамы буенча (Карл Маркс урамыннан Дзержинский урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнә, дип кисәтә Казан мэриясе.

Шагыйрь туган көнендә Бөтендөнья татар яшьләренең «Сәлам, Габдулла» флешмобын уздырырга җыенуы турында хәбәрләр инде интернетның татар сегментын гөр китереп алды. Опера театры бинасы янындагы Тукай һәйкәленнән башлап, Тукай бакчасындагы һәйкәлгәчә тезеләчәк тере чылбырга кушылырга теләгәннәр  акциясе 14.00 дә башланачак.

26нчы апрельдә 15.00 сәгатьтә Илһам Шакиров исемендәге «Казан Экспо» күргәзмә комплексының концертлар залында тантаналы рәвештә Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе тапшырылачак. Мәдәният-сәнгать өлкәсендә елның төп серенең берсе, ниһаять, чишелер!

Тукай туган көненең мәдәни вакыйгалары Казанның Бауман урамында 26 апрель, сәгать 16.00да һәм  ⠀Яр Чаллы Сәүдә кварталында 27 апрель, сәгать 15.00тә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе белән тәмамлана. “Мин татарча сөйләшәм” – татарлар яши торган бик күп җирләрдә яшьләр  тарафыннан үткәрелә торган чараларның әлегә иң гомерлесе (2006 елдан бирле үткәрелә) һәм иң “яшьләрчәсе” булып кала.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев