Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    "ТУКАЙ ЮЛЫ" БУЙЛАП - ВЕЛОСИПЕДТА!

    15 августта Татарстанда «Тукай юлы» дигән шигърият фестивале башлана. Проектны ТР Велосипедчылар берлеге инициатив төркеме оештыра. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


    tatar-congress.org

    15-29 август көннәрендә шигърият фестивале кысаларында теләгән һәркем бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән бәйле маршрутлар буенча экскурсиягә (җәяүләп һәм велосипедта) кушыла ала.

    «Тукай юлы» проектының маршруты республиканың Дәрвишләр бистәсе, Дачная станциясе, Каймар, Иске Тура, Тимофеевка, Усад, Ташлы Кавал, Кушлавыч, Өчиле, Яңа Кырлай, Хәтнә, Сасна Пүчинкәсе авыллары буйлап узачак.

    Фестивальнең программасы музейлар белән танышу, китапханәләрдә шигърият кичәләре үткәрү, мастер-класслар оештыру һ.б. кызыклы чараларны үз эченә ала. Әйтик, проектта катнашучылар Балтач районында Тукайның әнисе каберендә, Себер тракты музеенда, Су тегермәнендә булачак; Арча районының Кушлавыч авылында сәяхәтчеләр Мөхәммәтгариф мулланың төзекләндерелгән утарында урнашкан шагыйрьнең әти-әнисе йорты экспозициясе белән танышачак.

    «Тукай юлы» проектында катнашырга теләгән һәркемне 15 августта иртәнге унда Тукайның Казандагы Әдәби музеенда көтәләр. Оештыручылар һава торышына карап киенергә киңәш итә.
     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ