Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Тукайга битлек кирәкме?

    Әлмәт шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бронза сынына аның туган көне алдыннан медицина битлеге кидергәннәр. Бу хакта «Алтын алма турында әкиятләр» программасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «Бу кап-кара урманда… » скульптурасында Габдулла Тукай велосипедта бара, ә аның янында кәрзиндә әкиятенең төп персонажы — Шүрәле. Әмма Шүрәлегә битлек эләкмәгән. Шәһәр халкы урман рухына бернинди вируслар да куркыныч түгел дип санаган, күрәсең», — диелә хәбәрдә.

    25 апрельдә, татар шагыйренең туган көне алдыннан, 18.00 сәгатьтән туры эфирда программаның велогидлары Тукай әкиятләрен ике телдә укыячак.

    «Алтын алма турында әкиятләр» — Әлмәтнең җәмәгать киңлекләрен һәм локаль җәмгыятьләрен үстерүнең озак сроклы программасы. Проект «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча алып барыла һәм Стрит-арт тикшерү институты тарафыннан төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында тормышка ашырыла.

     

    Реклама

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"