-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Тукайны бәрәңге белән нәрсә бәйли?
2019 елның 28 сентябрендә, 13.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда һәм тарихи Юнысовлар мәйданында беренче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ» уздырыла.
Г. Тукай әдәби музееның 2018 елда ачылган яңа экспозициясендә шагыйрьнең иҗатына, аның әсәрләрендә чагылыш тапкан темаларга, мотивларга һәм образларга игътибар бирелә. Тамашачыларны Габдулла Тукайның әсәрләренә тагын да якынайту, әдәби байлыкны тирәнрәк ачу максатыннан әдәби-музыкаль кичәләр, фәнни түгәрәк өстәлләр, музей дәресләре уздырыла. Музей эшчәнлеге, аерым бер бина кысаларына гына сыймыйча, Тукай йөргән урамнарга, Юнысовлар мәйданына тарала, «Иске шәһәр» префектурасы белән берлектә казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен төрле бәйрәмнәр оештырыла.
«Бәрәңге җанашым»бәйрәме яки бәрәңгефест» та Габдулла Тукайның әсәрләре нигезендә әзерләнә. Чөнки шагыйрь үзенең иҗатында, авыл баласы буларак, әлбәттә, бәрәңгене читләп уза алмый. Ул үзенең 5 шигырендә һәм 2 проза әсәрендә бәрәңгене телгә ала, аны төрле яклап сурәтли. Бәрәңге Г. Тукай өчен ачлык һәм шул ук вакытта туклык билгесе дә, сатирик образ һәм шул ук вакытта игътибар үзәгендә торган ризык та. Күз алдына «Исемдә калганнар» әсәреннән нәни Габдулланың бәрәңгене капчыкларга тутыруы һәм аягын җәрәхәтләве килеп баса. Тукайның «бәрәңге - җан ашым», «бәрәңге һәм гыйлем», «җырлыйм бәрәңгенең көен» гыйбарәләре халык телендә йөри.
Бәйрәм кысаларында татар әдәбиятында һәм аерым алганда Г. Тукай иҗатында бәрәңге образының чагылышына багышланган интерактив лекцияләр, уеннар, ярышлар оештырылачак, җырлар яңгыраячак. Тамашачылар иң зур бәрәңге ризыгы пешерүдә катнаша һәм соңыннан аның белән сыйлана алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз