Тукталган автобуслар хәрәкәте яңартылды
16.20 сәгатьтән автомобиль юллары буенча транспорт хәрәкәте тулысынча торгызылган.
Татарстанда буран аркасында трассаларда тукталган автобуслар хәрәкәте яңартылды. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген иртәнге сәгать уннан республиканың төп автоюлларында буран аркасында автобуслар өчен юллар өлешчә ябылган иде. Шулай ук Казан — Оренбург — Акбулак автомобиль юлында, М7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассасының берничә участогында, шулай ук Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 һәм Казан — Буа — Ульяновск трассаларында хәрәкәт туктатылган иде.
16.20 сәгатьтән автомобиль юллары буенча транспорт хәрәкәте тулысынча торгызылган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев