Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Туристик кэшбек: юлламаларны август ахырына кадәр алып була

     Ростуризм туристик кешбэк кысаларында юлламаларны сатуны 31 августка кадәр озайта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    «Исегезгә төшерәм, сатулар бу атна ахырында, 31 июльдә тәмамлана. Шул ук вакытта хөкүмәт тарафыннан программага бүлеп бирелгән акча кешбэк белән сатып алу мөмкинлеген 31 августка кадәр озайтырга мөмкинлек бирә. Без шундый карар кабул иттек. Шулай итеп, туристларның көзгә сәфәрләрне планлаштыру өчен тагын бер ае бар», — диде ведомство башлыгы Зарина Догузова.

    Ведомство башлыгы ачыклык керткәнчә, хәзер туристлык кешбэгы программасының чираттагы этабы бара. Туристлар 1 октябрьдән алып 24 декабрьгә кадәр юлга чыгу мөмкинлеге булган тур сатып алырга мөмкин.

    Реклама

    Елга һәм диңгез круизларына 1 сентябрьдән алып навигация тәмамланганчыга кадәр китәргә мөмкин. Программа кагыйдәләре буенча, туристка автомат рәвештә банк карточкасына сәфәр бәясенең 20 процентка кадәргесе кайта.

    «Программаны эшләтеп җибәргәннән бирле бу мөмкинлектән 2 миллионнан артык кеше файдаланды», — дип өстәде Ростуризм җитәкчесе.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!