Логотип Идель
Яңалыклар

ТУРИСТЛАР КАЙСЫ КУРОРТТАН ВИРУС ЭЛӘКТЕРЕП КАЙТКАН?

Узган атнада Россия курортларыннан коронавирус йоктырып кайтуның өч очрагы теркәлгән. Атна дәвамында барлыгы читтән килгән 12 очрак расланган.

  Узган атнада Россия курортларыннан коронавирус йоктырып кайтуның өч очрагы теркәлгән. Атна дәвамында барлыгы читтән килгән 12 очрак расланган. Шулай итеп, җәйге чорда читтә коронавирус йоктырып кайтуның 9 очрагы булды. Вирус Россия курортларыннан кайтучыларда һәм Төркиядән кайткан бер кешедә ачыкланган.  

  Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

  9 очракның 4се - Кырымнан (икесе Ялтадан, берешәр очрак Алушта һәм Симферопольдән кайткан), өчесе - Краснодар краеннан (Сочидан өчәү, Анападан берәү) кайтучыларда һәм берсе Төркиядән кайткан кешедә ачыкланган.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев