Логотип Идель
Яңалыклар

ТУРЫ ЭФИРДА - РАФИС БОРҺАНОВ

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Татарстан Онлайн" туры эфирына чыкты. Әлеге чыгарылыш барышында быелгы имтиханнар, 1 сентябрьнең нинди форматта узачагы кебек темаларга җавап бирелде. Быелгы ЕГЭларга укучылар битлек-перчаткасыз кертелә, шулай ук укучыларның имтиханнарын яңадан бирү мөмкинлеге булмаячак.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Татарстан Онлайн" туры эфирына чыкты. Әлеге чыгарылыш барышында быелгы имтиханнар, 1 сентябрьнең нинди форматта узачагы кебек темаларга җавап бирелде. Быелгы ЕГЭларга укучылар битлек-перчаткасыз кертелә, шулай ук укучыларның имтиханнарын яңадан бирү мөмкинлеге булмаячак.

 Быел пандемия аркасында бөтен уку барышында зур кыенлыклар барлыкка килде. Онлайн форматның укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә, әти-әниләр өчен дә авыр бирелгәнлеге яшерен-батырын түгел.

Ләкин чыгарылыш сыйныф укучылары өчен сынаулар әле һаман бетмәде. 3 июльдән 23енә кадәр алар имтиханнарын тапшырачак. Бу турыда Рафис Борһанов та тәфсилләп сөйләде:

 - Быел аттестатлар имтиханнарны биргәнче үк укучылар кулына эләкте. Югары уку йортларына керергә теләмәгән кешеләргә БДИны бирми калу мөмкинлеге дә юк түгел иде. Ләкин әлеге мөмкинлекне кулланырга теләгән укучылар күп булмады: 400 кеше. Бу күрсәткечләр былтыргысы белән кисешә. 

Шулай ук быел өйдән торып имтихан тапшыру мөмкинлеге дә булдырылган, ләкин алар махсус органнар белән билгеләнгән 15 укучы гына. Калган кешеләр имтихан тапшыру пунктына барачак.

- Балалар битлек һәм перчатакаларсыз булачак. Саклану чараларын укытучылар һәм имтихан үткәрүчеләр генә кияргә тиеш. Үзең белән су һәм шоколад алырга ярый - ягъни бу яктан имтихан башка елдагыларыннан аерылмый. Бары тик санитар-эпидемологик шартлар гына үтәлергә тиеш.

Быел база дәрәҗәсендәге математика тапшырылмаячак,  рус теленнән БДИ бирү ике көнгә сузылачак. Моңа өстәп, быел ике укучы кытай теленнән, ә берсе испан теленнән имтихан тотачак. Рафис Борһанов икенче елга мондый теләк белдерүчеләр күбрәк булыр дип өметләнә.

Көнендә имтиханга килә алмаган укучылар гына  3,5,7 һәм 8 августта өстәмә көннәргә килә ала. Ләкин бу мөмкинлек аерым бер сәбәпләр аркасында килә алмаганда гына, нинди сәбәпләр икәне алдан билгеләнгән, дип белдерде Борһанов.


Температурасы, үпкә ялкынсынуы булган укучыларны имтиханга кертмиләр. Алар шул алда әйтелгән резерв көннәрне яңадан килә ала.

Шул ук вакытта министрның быелгы уку елы традицион форматта башланыр дип санамый. Өмете бар, әмма хәзерге вакытта моңа ышаныч юк, дип белдерде ул.

Быелгы ял итү лагерьләре турындагы сорауга да министр җавап бирде:
- Без Роспотребнадзор кушканнардан чыга алмыйбыз, бүгенге көндә 1 июльдән шәһәр читендәге сменаларны уздыруга рөхсәт бирелде. Чатырлылары соңрак эшли башларга тиеш. Мәктәп янындагылары шулай ук әлегә рөхсәт алмады.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев