Логотип Идель
Яңалыклар

Тәвә кошы фермасына 10 меңнән артык турист килгән

Узган ел Биектау районының «Котдусов» крестьян-фермер хуҗалыгының тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист һәм экскурсант булып киткән.

Узган ел Биектау районының «Котдусов» крестьян-фермер хуҗалыгының тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист һәм экскурсант булып киткән.

-Теләсә кайчан килсәгез дә, һәрвакыт миндә туристлар төркемен очрата аласыз, - дип, үзенә кунакка чакыра фермер Габделәхмәт Котдусов.

Ферманың төп фишкасы - тәвә кошлары. Биредә алар берничә – Африка һәм Австралиянекеләр. Ферма башлыгы үзе экскурсия үткәрә, алар турында сөйли, барлык сорауларга да җавап бирә. Бер уңайдан хәтта викторина да оештыра, - дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм Азык-төлек министрлыгының рәсми сайты.

Габделәхмәт агротуризмны үстерү белән 2010 елда шөгыльләнә башлаган. Моңа кадәр егерме елга якын үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Күп хезмәт, тырышлык, көч сарыф итү, акчалар тоту юкка булмаган, дип саный фермер. Хәзер бу объектны Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гына түгел, Россия төбәкләрендә дә беләләр.

Хуҗалыкны тоту җиңел түгел. Азык рационнары гына да биредә өч дистәдән артып  китә. Сыер, бозау, ат, кәҗәләрне генә түгел, ә дөя, тәвә кошын, якны, фазаннарны, тавис кошларын, ишәк, ләк-ләк, ташбакаларны һәм башка хайваннарны да ашатырга кирәк. Аларның һәрберсенең физиологик үзенчәлекләре һәм таләпләре төрле.

Фермада яшәүчеләрнең экскурсантлар белән мөнәсәбәтләрен дә катгый контрольдә тотарга кирәк. Күптән түгел мәктәп укучыларының берсе көнгерәне ипи белән сыйлаган, ә моны һич тә эшләргә ярамый.

-Безнең ферма – гаилә фермасы. Биредә  мин үзем һәм хатыным гына түгел, кызларым, кияүләрем һәм хәтта оныгым да эшли. Барыбызга да эш җитәрлек, - дип сөйли Габделәхмәт Габделәхәт улы.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев