-
Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.
-
Казанлылар бию батлында көч сынашты 18 августта Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк
-
Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы 19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Твиттер нәрсәгә кирәк?
Твиттерның ни икәнен беләсеңме? Твиттер кечкенә форматлы хәбәрләр белән уртаклаша торган социаль челтәр. Бер постта нибары 140 знак калдырып була.
Нәрсәгә кирәк әле ул, сөйләп карыйк.
Биш ел элек твиттер Россиянең иң зур тизлек белән үсүче социаль челтәре иде.
Аның ярдәме белән халык хэштегның нәрсә икәнен аңлады, ВКонтакте сайтын уйлап тапкан егет - Павел Дуров Рәсәй хөкүмәте турында нәрсә уйлавын әйтә алды, ә Тимати Филипп Киркоров белән бәхәсләшкәннән соң #Әйдәхуш (давайдосвидание) җырын иҗат итте.
Элегрәк, Твиттерда танылган шәхесләр һәрвакыт диярлек гади кеше белән аралашырга, һәм җавап бирергә вакыт таба иде. Шуның аркасында ретвит (твитерны үз битеңә саклау) җыеп гади кеше дә күп укучы җыя ала иде (хәзер йолдызлар аларга язган хәбәрләне сирәкрәк укый)
Шул рәвешле, йолдызлар, сәясәтчеләр, язучы, актер, җырчылар фанатлары белән шул хәтле якын аралаша аган урын әле юк иде. Твиттер язуларын радио һәм телевидение мәгълумати чара буларак куллана башлагач, "ВКонтакте " белән фейсбук арткы планга күчте.
Алга киткән Рәсәй халкы 140 билге форматына күнегеп беткән иде сыман. Инстаграм чыккач, твиттер бик тиз онытылды.
Әгәр хәзер урамга чыгып берәр кемгә кайсы социаль челтәрне күбрәк куллануын турында сорау бирсәң, җавап шундый булачак:
1. ВКонтакте челтәре. Чөнки анда дуслар, туганнар, бушлай музыка һәм күңелне күтәрә торган группалар бар.
2. Инстаграм. Чөнки башкалар ничек яшәвен күзәтү кызык. Бигрәк тә танылган кешеләрнең ничек яшәвен күзәтәм.
3. Фейсбук, яки «Одноклассники», йә, гомумән, бернинди социаль челтәр дә кулланмыйм.
Твиттер турында искә төшерсәң, бик күп кеше аның нәрсәгә кирәк булуы турында сораячак.
Нигә икәнен үзебез аңлатып карыйк әле.
Беренчедән, хәзерге твиттер - ул бик зур мәгълумати чыганак.
Кешеләр генә түгел, брендлар үз контентын булдырырга тырыша, ретвитлар ясый.
Асылда, твиттер-илдәге һәм дөньядагы хәлләрне беренче булып белеп торырга теләгән кешеләр өчен уңайлы.
Икенчедән, Твиттерда лентаны адекват алгоритмик тасма формалаштыра.
Твиттер башта тәүлек эчендәге иң популяр хәбәрләрне җыя (син язылган чыганаклар арасында).
Шуңа күрә иң кызыклы яңалыкларны кеше беренче чиратта күрә. Шул ук Вконтактеда андый тәртип юк. Лента бик тәртипсез формада, шуңа күрә лентаны скрольләгән кешеләр көннән-көн кими. Кеше аерым группаларга гына кереп карый.
Өченчедән, Твиттерда яңалыклар тизрәк барлыкка килә.
Тизлек , гади кулланучыга бик әһәмиятле булмаска мөмкин, ә менә журналистлар, контент ясаучылар өчен әһәмиятле.
Бер постта 140 билге генә куя алу да ул чынбарлыкта бүгенге заманда бик файдалы һәм дөрес нәрсә.
Нигә дисәң, Твиттер лентасында чүп-чар, демагогия, күпкә азрак. Фейсбуктагы кебек бер һәркем үзен фәлсәфәче-графоманга санамый. Вконтактедагы кебек төрле чүпчар рекламалы контент та әзрәк чыга.
Твиттерны ничек кулланырга?
Твиттер кушымтасын урнаштырганнан соң, сине әз генә булса да кызыксындырырга мөмкин булган аккаунтларга язылырга кирәк. Мәсәлән әгәр җырчы Джастин Биббер ошый икән, аңа языл, диктор Василий Уткинның ни уйлавы кызыксындырамы, языл, Дмитрий Медведевның кайда ял итен беләсең килсә - языл.
Алар синең лентаңда булачак.
Вакыт узгач, кызык булмаган, пассив аккаунтлардан чыгарга була.
Лента нинди дә булса твитны ошатмасаң икән, автор киләчәктә дә постлары белән кәефне бозмасын өчен аңа язылуны туктат.
Тагын кызык әйбер - ул твитлар буенча эзләү. Бик уңайлы нәрсә.
Әйтик, берәр түрәне кулга алдылар ди, һәм синең моның турында беләсең килә.
Поискка аның исемен кертеп, аның турындагы барлык яңалыкларны күреп була. Ни өчен кулга алганнар? Кайда урлаган? Ничек тотылган? Суды кайчан? Ничә елга утырталар һ.б.
Җаваплар Твиттерның үзендә булыр.
Твитларын ничек язарга?
Үзеңә кызык булган яңалыкны ике-өч сүз белән язып (мәслән үзеңне куандырган әйбер, шатлыгың һ.б.), берәр булган чараны, кызыклы цитатаны кретергә була. Рәсем, мэм куярга була.
Татар әдипләре арасында Твиттер форматы кемгә юш килер иде?
Туфан Миңнуллинга, Роберт Батуллага, Дәрдмәндкә, Равил Фәйзуллинга, Гамил Авзалга.
Нигә икәнен үзегез дә аңлагансыздыр!
"Идел" журналының да твиттеры бар. Әлегә без аны бик актив алып бармыйбыз. Укучыларыбыз арасында Твиттера язылучылар булса, бику куанып, сезнең өчен кыска хәбәрлә яза башлар идек.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз