-
Чизкейк рецепты «Идел» юбилеена классик Нью-Йорк чизкейгы пешерергә булдым. Чизкейк – Америка кухнясының традицион сые, соңгы елларда дөнья буйлап киң таралды.
-
Анастасия Заворотнюк параличланган булуы турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми Кичә бик күп матбугат чаралары актриса Анастасия Заваратнюкның гомерлеккә параличлануы турында язып чыккан иде. Мондый "фараз"ның чыганагы телеграм порталында булуы ачыкланды.
-
Бүләк бирешү мәхәббәтне арттыра Никахны катлауландыра торган тагын бер күренеш бар бүген. Кызларыбыз, егетләребез утыз-утыз биш яшькә хәтле гаилә кормыйча яши. Матди максатларны беренче урынга чыгару бу.
-
Казан үзәген Яңа елга бизи башладылар Былтыргы иллюминацияне куллану шәһәр бюджетына акчаның бер өлешен саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанабыз. Хәтерләсәгез, узган елгы шәһәр бизәлеше Казанга бик кыйбатка төшкән иде.
-
Көрәштә баш белән кадалулар арта бара (ВИДЕО) Кичке озын төннәрдә Радик белән Мусаның көрәшен тагын бер күзәтеп алыйк әле.
-
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ) Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.
-
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..." Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
Тыл ветераны Мәрфуга Һадиеваны Җиңү көне белән котларлармы?

Татарстанлылар онытмагандыр әле: моннан өч ай элек Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт иткән Мәрфуга Һадиеваны үзе яшәгән фатирыннан куып чыгару мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә куерды.
Бу хактагы петиция Change.org платформасында 16 февральдә барлыкка килгән иде, һәм аны кыска гына арада 300 меңнән артык кеше имзалады. Петиция эчтәлеге шуннан гыйбарәт: Яшел Үзән шәһәренең үзәгендә “сталинка” дип йөртелгән күпфатирлы йорттагы фатирында яшәүче 93 яшьлек тыл ветераны Мәрфуга Һадиеваны яшәгән фатирыннан куып чыгаралар. Сәбәбе: шәһәр хакимияте, әлеге торак тузган дигән нәтиҗә чыгарып, йортта яшәүче барлык кешеләргә моннан күчеп китәргә, дигән карар кабул иткән.
Бәйсез экспертиза “йорт тузмаган” дип нәтиҗә ясаса да, төрле дәрәҗәдәге судлар кешеләр ягына түгел, карар кабул иткән Яшел Үзән администрациясе ягына баса. Республика җитәкчелеге исә, федераль дәрәҗәдә купкан шау-шу нәтиҗәсендә, “исемен атарга теләмәгән бер химаяче 93 яшьлек ветеранга фатир алып бирәчәк”, дип игълан иткән иде. Бүгенгәчә Мәрфуга Һадиевага фатир алып бирүче булмаган. Мәрфуга әби төенчекләрен төйнәргә мәҗбүр. Аңа хосусый милеккә торак бирелми. Элек торганын исә квадрат метрын 11 мең сум исәбеннән дәүләт сатып алырга һәм әбигә... ипотека рәсмиләштерергә тәкъдим итә.
Тыл ветеранына ярдәм итү максатыннан, петиция авторы журналист Юлия Фәйзрахманова Мәрфуга әби проблемасы турында шәһәр мэры Александр Тыгинның кабул итү бүлмәсенә шылтыратып, тыл ветеранын Җиңү көне белән ни рәвешле котларга җыенуларын белешергә тәкъдим итә. Шулай ук шәһәр башлыгының электрон адресына шундыйрак эчтәлектәге хатлар да юлларга була. Телефонын һәм емайлын күрсәтмибез - реклама булачак.