Логотип Идель
Яңалыклар

"ТЫНЫЧ СӘГАТЬ ЗАКОНЫ" - кемнәр өчен?

Яңа законга ярашлы, 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр күпфатирлы йортларда һәм тулай торакларда ремонт эшләре башкарырга ярамый.

Башкортстан республикасы башлыгы Радий Хәбиров “тыныч сәгать” законына кул куйган.

Яңа законга ярашлы, 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр күпфатирлы йортларда һәм тулай торакларда ремонт эшләре башкарырга ярамый. Гражданнарның тынычлыгын бозып, төзекләндерү эшләре алып барган өчен административ җаваплылык көтә.Тынычлыкны бозучы гади гражданнарга –1-2 мең, вазифалы шәхесләргә –3-5 мең, юридик шәхесләргә 10-15 мең сум күләмендә штраф каралган. Яңа төзелеп тапшырылган йортларга бу закон кагылмый. Яңа йортка күчүчеләр үзләренчә төзекләндерү эшләрен дәвам итәчәк. Төрле авария нәтиҗәләрен бетерү һәм гражданнарның хәвефсезлеге хакына башкарылган башка эшләр вакытындагы тавышлану да бу законга кермәячәк.

Яңа кагыйдәләр агымдагы елның 3 октябреннән үз көченә керә, дип яза чыганак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев