Логотип Идель
Яңалыклар

Тынычлану (хикәя)

Татар классик язучысы, журналист, тәрҗемәче, Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында туа.

Татар классик язучысы, журналист, тәрҗемәче, Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында туа. Аның әсәрләре күпчелек татарча белгән, укыган кешенең яраткан әсәрләре. Бүген язучыга 109 яшь тулган булыр иде.

 

ТЫНЫЧЛАНУ

…Көне… Иртәнге сәгатьтән үк бөркү эсселек үзен шул чаклы сиздерә дә башлар икән. Гаҗәп! Хәтта төне дә җиңеллек китермәде – суынырга өлгермәгән таш йортлардан, таш урамнардан, тузан исен аңкытып һаман бөркелеп торды бу китмәскә килгән эсселек… Менә өч атна инде яңгыр тамганы юк. Температура көндезен утыздан артып китә, төннәрен егермедән дә төшми диярлек. Бер кат җәймә генә ябынып ятсаң да йоклап китә алмыйча азапланып бетәсең, мендәреңнең салкынчарак җирен эзләп, аны кат-кат әйләндерергә мәҗбүр буласың. Кышкы суыктан да әшәкерәк икән ул бөркү эсселек!..

Гасыйм Сәләхович та шәрә килеш диярлек киң караватының читенә таянып, күзләрен дә ачарга иренеп, тик кенә утыра. Әллә ялкаулыктан, әллә хәлсезлектән? Икесе дә бардыр ахрысы. Шулай да ялкаулыгы хәлсезлектән иде. Хәлсез булганга күрә аның кыл да кыймылдатасы килми иде. Чөнки ул бик начар йоклады, тирләде-пеште, әйләнде-тулганды – һаман да шул әшәке эсселек аркасында. Әмма сәбәп бер аңарда гына түгел иде шикелле… Төп сәбәп йөрәгендә булса кирәк – йөрәге таза түгел иде Гасыйм Сәләховичның…

Менә хәзер дә ул, караватыннан кузгалырга кыймыйча, гүя йөрәгенә колак салып утыра. Нишли, ничегрәк “тота” ул үзен – тәндәге тере җан? Көйсезләнмиме, ялгышмыймы, хәрәкәт итүе ничегрәк? Шуны әйтергә кирәк, соңгы вакытларда йөрәге аның нәкъ менә йоклаганда яки уянгач үзен ныграк сиздерә башлады. Нидән, ни өчен?.. Бүгенгесен бөркү һава, начар йокыдан да күрергә мөмкин, ә башка көннәрдә? Бу хәл, билгеле, Гасыйм Сәләховичны борчый, кәефен боза, куркытып та куя иде. Ярамый бит болай, ди ул үз-үзенә җитди бер хәтәрне сизгәндәй, һәм бөтен эшен ташлап бүген үк врачка күренергә кирәк дигән карарга да килә. Ләкин шулай дисә дә, ул бармый-күренми, чөнки эшеннән аерыла алмый, ә врачка бару үзе бер мәшәкать, аннары – иң гаҗәбе – йөрәк үзе дә тәмам тынычлана, “хуҗасын” бер дә диярлек борчымый башлый. Гүя “хуҗасының” эше, хәрәкәте, кайгысы аңа да күчә, ул да шуларга көйләнә, җайлаша, гүя үзен юри оныттырып тора. Кыскасы, яраклаша белән йөрәк кешегә!

Тик менә кеше үзе еш кына йөрәге белән хисаплашмый. Борчый, җәберли, оныта бичараны еш кына! Сәбәпләре моның кырык төрле – санап кына чыгарлык та түгел. Гадәттә кешенең үзен гаеплиләр, “саклый белмәде йөрәген” диләр.

Әмма кеше үзе генә саклый ала микән соң аны? Иң элек кешенең үзен сакларга кирәк түгелме икән?

…Икенче атна инде, Гасыйм Сәләхович өч бүлмәле квартирында япа-ялгыз яши. Хатыны больницада, улы Кырымга китте. Ирексездән төрлесен уйларга туры килә аңа ялгызлыкта. Бигрәк тә бүгенге шикелле иртәдән үк йөрәгенең хәлсезлеген сизеп торган чакта; ул бит бала түгел, үз хәленең җитдилеген аңлый торган кеше. Ярый, әллә ни булмасын да ди, ләкин шулай да… Һәм мондый минутларда Гасыйм Сәләховичның күңелендә хатыны белән улына карата ирексездән рәнҗү хисе уяна. Дөрес, сирәк уяна, әмма ялгызлыгын тирәнрәк сизгән һәм күңеленә төрле шомнар килгән чакта уянмыйча калмый иде. Белергә теләмиләр, тиешенчә игътибар итмиләр аның хәленә хатыны да, улы да… Эше шундый күп, киеренке, тыгыз бер вакытта аны тоттылар да ялгыз калдырдылар; хатыны Рәмзия ханым юк авыруын бар итеп дигәндәй (белештермичә ашаса, кайчагында бавыры авырткалый иде), тикшертүләр ясар өчен спецклиникага кереп ятты, ә малае Радик, икенче курс студенты, имтиханнарын ашык-пошык биреп бетерде дә, ниндидер хөр егетләр һәм кызларга ияреп Кырымга китеп барды. Гасыйм Сәләхович фикеренчә, клиникага кереп яту да, Кырымга китеп бару да һич тә зарури, кичектермәс эш түгел иде. Ә менә аның өчен хәзер чынлап та бик тыгыз вакыт. Уку елы төгәлләнеп килә, студентлардан имтиханнар кабул итү башланды, һәртөрле отчетлар язасы бар – бу вакытны кафедра мөдиренең урак өсте дияргә ярый. Иртәдән кичкә кадәр ул хәзер бушамаячак, ашау-эчү, яту-торуның да рәте-юне булмаячак, кыскасы, авырга киләчәк аңа. Шуны уйлап, ул хатынына әйтеп тә карады:

– Җаный, әллә бераз сабыр итеп торасыңмы? Нинди вакыт икәнен беләсең…

– Урын барында кереп ятарга кирәк, – диде Рәмзия ханым өзеп кенә.

– Урын булыр иде әле…

– Ә минем көтәсем килми.

– Миңа авыр булачак бит, аңлыйсыңмы?.. Эшемнең иң тыгыз чагы.

– Син гел үзеңне генә кайгыртасың, минем сәламәтлегем турында уйлап та карамыйсың, эгоист син! – диде Рәмзия ханым кинәт кыза ук башлап.

– Һич тә алай түгел, әнкәсе! – диде Гасыйм Сәләхович, хатынын тынычландырырга ашыгып. – Синең сәламәтлегең минем өчен дә бик кадерле. Сүз бит клиникага керүне беразга кичектерү турында гына бара. Тикшерүләр үтәр өчен генә булганда ашыкмаска да ярыйдыр инде.

– Ярыйдыр!.. Аны син беләсеңме, әллә минме?.. Аннары синең эштән бушаган чагыңны көтсәң, кабергә кергәнеңне дә сизми калырсың! Юк инде, җанкисәгем, клиникада урын бар чагында керәм дә ятам. Бала түгелсең, үз-үзеңне генә карый алырсың әле.

Билгеле, мондый катгый сүзләрдән соң бәхәсләшеп торуның мәгънәсе юк иде. Бигрәк тә авыру мәсьәләсендә, бигрәк тә хатының белән. Гомумән, хатынны сүз белән җиңеп булмый, юк, мөмкин түгел. Бөтен дәлилләрең аның “корыч” логикасына бәрелә дә челпәрәмә килә… Иң яхшысы чигенү, нервны бозмас өчен, йөрәкне саклар өчен бары тик чигенү, чигенү, – калганы ник шунда чәнчелеп китми!..

Беренче мәртәбә генә түгел инде. Зуррак, җитдирәк мәсьәләләрдә дә аңа еш кына чигенергә туры килде. Гадәтенә керде дияргә ярый. Чигенсә, семьяда азмы-күпме татулык һәм тынычлык урнаша. Ә бу Гасыйм Сәләхович өчен иң зур ганимәт… Аннары ул мондый татулык урнашкан чакларда үзеннән шактый яшь, чибәр, әмма еш кына кәҗәләнергә ярата торган Рәмзиясен иркәли дә, сөя дә ала. Сирәк кенә булса да… Я, аңа тагын ни кирәк?!

Тик шулай да әлеге рәнҗү тойгысы аның күңелендә бервакытта да бетми диярлек. Яки бетеп торган төсле генә була да, берәр сәбәп чыгу белән яңадан көчәеп китә. Чөнки күп вакытта ул тынычлык хакына дөреслекне, гаделлекне корбан итеп чигенергә мәҗбүр була. Чөнки эгоизм җиңә, ә эгоизм белән килешүе бик-бик читен… Нәкъ менә бу очрактагы шикелле: Рәмзия керәм диде һәм керде дә ятты. Һичнигә карамастан… Урынсыз, мәгънәсез эгоизм түгелмени бу?! Инде хәзер Гасыйм абзаңа ике көннең берендә клиникага барып йөрү мәшәкате дә өстәлде. Рәнҗемәс җиреңнән рәнҗерсең! Ичмасам, куркуга салырлык берәр җитди авыруы булса иде! Юк, анысы да юк, үзе уйлап чыгарган шик кенә бар. Остарды кеше врачларның башын әйләндерергә!

Хатыны клиникага кереп ятканда улы Радик өйдә иде әле. Бик кызу имтиханнарын биреп йөри иде. Гасыйм Сәләхович та тынычлана төшкән иде, бөтенләй үк ялгыз түгел, өйдә сүз кушарга кеше бар, имтиханнарыннан бушагач, әнисе янына да баргалар дип ышанып тора иде. Ләкин Радик имтихан биреп бетерү белән, әтисенә бер сүз әйтмәстән, каядыр китәргә җыена да башлады. Билгеле, ата кеше аптырый калды: “Кая син болай?” – дип сорады ул улыннан; “Кырымга!” – диде малае гади генә итеп. Моны ишеткәч, Гасыйм Сәләхович бик гаҗәпләнде, хәтта ышанып бетмәгәндәй күпмедер ара сүз әйтә алмыйча торды, аннары сабырлыгын җуймаска тырышып, тагын ипләп кенә сорады:

– Син, улым, әзрәк уйлап эшлисеңме моны?

– А в чем дело? – диде Радик тыныч кына.

– Әниең больницада, минем эшем баштан ашкан. Ниткән Кырым ди ул шушындый чакта?

– Ә миңа отдыхать итәргә кирәкме-юкмы?

– Җәй озын, өлгерерсең… Ә хәзергә менә өйдә ял итәрсең.

– Ха! – диде егет, башын чөя биреп. – Көлке! Өйдә пенсионерлар да ял итми хәзер.

– Әниең чыккач син дә китәрсең.

– Кая?

– Кая да булса. Әнә үзебезнең Идел буендагы студентлар лагерына.

– Юк, булмый! Мин Кырымны күрмәгән, только Кырымга!

– Кырымны менә мин кырыктан узгач кына күрдем, – диде Гасыйм Сәләховичтыелып кына.

Егет әтисенең бу минуттагы хәлен әллә сизми, әллә сизәргә теләми иде, шактый дорфа гына:

– Таптың чем гордиться! – диде дә, бөтенләй аркасы белән үк борылды.

Гасыйм Сәләховичның эчендә кинәт дөрләп ачу кабынды. Малаеның җилкәсенә төшеп торган озын чәчләреннән урап алып, яңадан үзенә таба борасы килде. Ләкин ул тыелып калырга мәҗбүр булды – һәртөрле кискен хәрәкәт аның йөрәге өчен хәтәр иде. Шулай да ачуын сиздерерлек итеп, әкрен генә әйтте:

– Әгәр дә мин рөхсәт итмәсәм?

– Поздно, – диде егет, игътибарсыз гына. – Безнең билетлар уже кесәдә!

Радик күптән инде әтисеннән курыкмый иде. Нишләп курыксын, нишләтә ала ул аны? Берни дә эшләтә алмый, билгеле! Һәм берни дә эшләтә алмавын Гасыйм Сәләхович үзе дә бик яхшы белә иде. Кул күтәреп суга алмый ул студент егеткә, хәленнән дә килми, табигате дә сыйдырмый андый кыргыйлыкны. Үз гомерендә бер тапкыр, Радикка унберме-уникеме яшь чагында, бик ачуы килгәч, аның яңагына шәп кенә бер чәлтерәткән иде, анда да әнисе малаен кочаклап ярты көн үкерде, ә ул үзе шул эше өчен үкенеп бетә алмыйча күпме хафаланып йөрде. Юк, ата-бабайлардан калган тәрбия “ысулы” бетте, онытылды, күптән юкка чыкты. Әлбәттә, Гасыйм Сәләхович хәзерге заман педагогы буларак, андый “ысулларның” бетүе белән һичшиксез килешә… Тик шулай да, үз малаең өчен генә булса да, берәр төрлесен саклау зарар да итмәс иде бәлки. Менә Гасыймның үз атасы, мәрхүм, кыска саплы каеш чыбыркысын ишек яңагында гына элеп тота иде; әйткәнен тыңламасаң яки берәр әшәкелек эшләсәң, хәзер үк шул чыбыркысын чөйдән ала торган иде. “Әлә-лә-лә”не әйттерә иде ул зәһәр чыбыркы!.. Ләкин сыртка бик сирәк төшә иде бит, күп вакытта әтисе аны худка җибәрмичә кире элеп тә куя иде. Әмма чыбыркы бар, чыбыркыны онытырга ярамый! Нишләргә генә уйласаң да кылт итеп ул искә төшә торган иде.

Әлбәттә, хәзер чыбыркыны сагыну, Радик әйтмешли, үзе бер “көлке”! Сатып алыйм дисәң дә юк ул хәзер. Тик менә аның урыны буш калды, шунысы кызганыч! Яхшы сүз, үгет-нәсихәт белән генә максатка ирешүе бик читен икән шул. Тегенең кебек үтемле түгел берсе дә.

Әмма… сүздән башка чара юк. Искерсә дә, үтмәсләнсә дә, бердәнбер “ысул” шул гына… Гасыйм Сәләхович үз алдына озак кына уйланып торганнан соң, авыр гына сулап, малаеннан янә сорады:

– “Без” дигәнең кемнәр инде алар?

– Ну, Вовка Бобров, Гена Соловьев, Рита Козлова, Эмма Булатова, Марсель Ганеев… Вообщем, компания менә дигән!

– Студентлармы?

– В основном.

– Кем балалары соң алар болай ансат кына Кырымга очып китәргә?

– Это не имеет значения.

– Шулай да?.. Кем акчасына йөрмәкче буласыз?

– Мин синнән акча сорамыйм.

– Рәхмәт монысы өчен… Ә башкаларыгыз?

Радик аз гына икеләнеп торды, шулай да кыюланып әйтте:

– Башкаларның родительләре сорамасаң да бирәләр. Без унижения.

– Алай икән, – диде Гасыйм Сәләхович, кызара төшеп, – Күрәсең, бик байлардыр инде.

– Причем байлык! Просто понимают.

– Нәрсәне?

– Понимают наши потребности.

– Ах, шулаймыни?! Алар аңлый, мин аңламыйм икән!.. Хуш, шулай да булсын да, ләкин бит сезнең потребностьне үтәр өчен бер аңлау гына җитми, аның өчен, хочешь не хочешь, 300-400 тәңкәңне кесәдән чыгарып та бирергә кирәк. Ә аны кайдан алырга? Ярый, минем хәлемнән килә, аңламасам да мин бирә алам. Ә башка кеше, мәсәлән, уборщица булып эшләүче берәр апа кадерле малаеның потребностен бик аңлый да, тик менә сезнең белән Кырымга җибәрергә хәленнән килми. Ул чагында нишли?

– Ялгышасың, па! Рита Козлова, биофак студенткасы, тоже уборщица кызы, ә безнең белән барачак. Вот так!

Гасыйм Сәләхович бер мәлгә аптырый калды, күңеленә шунда ук ямьсез уй да килде: “Берәр акчалы кешенең яшерен сөяркәседер әле ул юньсез кызый!” – ләкин бу уен тизрәк үзеннән куарга тырышты. Дөрес, булмый торган хәл түгел, ишеткәне дә бар андыйларны, тик бу очракта бик сак булырга кирәк иде. Онытырга ярамый, малае белән сөйләшә ул. Шулай да әйтми түзә алмады:

– Әгәр дә сезнең ул Ритагыз әнисе җилкәсендә шулай кылана икән, бу бик кызганыч! Бичара хатын аның өчен муеныннан бурычка баткандыр, үзе ипи белән суда гына утыра торгандыр… Юк, жестокий ул сезнең мактаулы кызыгыз! Миһербансыз!

Радик әтисенә нәфрәт белән диярлек карады.

– Син, па, абсолютно бернәрсә белмисең, син страшно артта калган кеше… Син просто невежа!

– Җитәр, малай актыгы! – диде Гасыйм Сәләхович, буыла язып. – Күземә күренмә, эзең булмасын монда!

– Яхшы, мин күренмим, – диде егет һич исе дә китмичә һәм юри ашыкмыйча гына ишеккә таба юнәлде.

– Ләкин бел, – дип кычкырды әтисе аның артыннан. – Әниең белән сөйләшмичә торып, мин сине Кырымга түгел, Арчага да җибәрмим.

Егет ишетмәгән дә шикелле артына да борылып карамыйча чыкты да китте. Гасыйм Сәләхович хәлсезләнеп креслосына барып утырды. Сул кулын йөрәге өстенә куеп торды – йөрәк шактый каты тибә, ләкин авырту-чәнчү кебек нәрсә сиздерми иде. Шуңа күрә дару-мазар да кабып тормады.

Бераздан тынычлана төшкәч, Гасыйм Сәләхович уйлана башлады. Кызганычка каршы, улының “бернәрсә белмисең” дигән сүзләрендә дөреслек юк түгел иде. Бигрәк тә тормыш мәсьәләсендә һәм хәзерге яшьләрне аңлауда… Нигә ул алай, тормыштан бөтенләй үк аерылган кеше дә түгел ләбаса! Бөтен үзгәрешләрне, яңалыкларны күреп тә тора шикелле… Ләкин үзе дә сизә, нәрсәнедер белеп җиткерми, аңлап җиткерми… Әйтик, кешеләрнең көнкүрешләрен… Сүз дә юк, кешеләр хәзер җиңелрәк тә, яхшырак та торалар, әмма шуның белән бергә, аларның килерләре тигезләнеп беткәне юк бит әле. Аерма шактый зур, мәсәлән, профессор алган 450-500 сум айлыкны бик күпләр алмыйлар ич әле. Ә шулай да 70 сум ала торган вахтерның яки уборщицаның кызы сиксән сумлык импортный сапожкиларны киеп йөри… Ничек итеп моны эшләргә мөмкин? Дөньяның чыгымы күп – ничек кенә арттыра алалар?.. Баш җитәрлек түгел. Әйтәләр инде, кеше хәзер яшәргә остарды дип.. Ни дигән сүз бу? Ничек аңларга ул “остаруны”? Берничә җирдә эшләүме? Хаклы һәм хаксыз премияләр алумы? Спекуляция белән шөгыльләнүме? Ниһаять, дәүләт милкен әкрен генә ташумы? Кайберәүләрнең әйтүенә караганда, “остару” дигән төшенчәгә бу “ысулларның” барысы да керә, имеш. Тик кеше кайда, кем булып эшләвенә карап, шул “ысулларның” берәрсен оста гына куллана икән. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, анысы синең эш. Гасыйм Сәләхович ул ысулларның берсен дә белми иде, әлбәттә. Бервакытта да бер тиен харам акча кермәде аңа. Хезмәт хакы аның һәрвакытта зур булды, иркен-мул гына яшәр өчен җитеп торды. Кайчандыр фән әһелләре халык арасында иң яхшы тәэмин ителгән катлаудан санала иде. Ә хәзер дөнья тигезләнеп бара шикелле… Һәрхәлдә, Гасыйм абзаң ашаган-эчкәнне, Гасыйм абзаң кигәнне һәркем диярлек ашый-эчә дә, кия дә. Хәтта уздырып та җибәрәләр; белеме юк, квалификациясе юк, ә машинасы бар. Әнә кая китте эшләр!

Хәерле булсын. Халыкның тормышы елдан-ел яхшыра икән, бу бик әйбәт, ул шулай булырга тиеш тә, тик әлеге харам “ысуллар” гына тамыр җәя күрмәсен иде. Гаять зарарлы нәрсә, кешене тәмам боза, җәмгыятьне имгәтә торган хәтәр нәрсә. Бигрәк тә яшьләргә күчә башласа, бик начарга әйләнеп китүе мөмкин. Ә аның симптомнары юк түгел. Акча яратучы, акча артыннан куучы яшьләр студентлар арасында да бар, кызганычка каршы. Менә шушы нәрсә Гасыйм Сәләховичны аеруча борчый да инде. Чөнки аның белүенчә, яшьләрдәге акчага, малга комсызлык һич тә нужадан түгел (иске мәгънәсендә нужа юк та ул), ә бик иртә, бик яшьли, әле кеше булып җитәргә дә өлгермәс борын рәхәт, иркен яшәргә омтылудан гына килә. Менә үз улы белән бәхәс-талаш шуның бик ачык бер мисалы түгелмени?

Әйе, улы аңа “син бернәрсә дә белмисең, па!” дигән гаеп ташлады. Ә ул бит менә утыз ел инде шул яшьләр арасында яши, шуларны укыта, тәрбияли. Нәрсәне белми соң ул? Яшьләрнең уйларын, хыялларын, теләкләрен, кыскасы, эчке рухи дөньяларынмы – шуны күздә тотып әйтәме Радик?.. Әйе, кырык ата баласының эчке дөньясын белеп бетерү гаять читен, мөмкин дә түгел диярлек. Бигрәк тә дүрт-биш ел саен алар алмашынып тора, берәүләре китә, икенчеләре килә (һәм гел генә үзгәреп килә), ә син һаман искечә каласың, һаман олая барасың, һәм табигый хәл – яшьләр гүя синнән ераклаша, син инде аларны томанлырак, ятрак итеп күрә башлыйсың Әйе, белүләре бик читен. Әмма белмим дип әйтергә дә аның хакы юк. (Бу үз-үзеңә каты һәм гаделсез хөкем чыгару булыр иде.) Иң элек аның өчен көн кебек ачык бер хакыйкать шуннан гыйбарәт ки, сугыш артыннан ук укырга килгән яшьләр белән хәзерге абитуриентлар арасында искиткеч зур аерма бар. Бөтен җәһәттән. Сугыштан соң килгәннәрнең күпчелеге буйга кечкенә, арык, өс-башлары өтек, үзләре бик күндәм, тыйнак булса, хәзер килүчеләр барысы да диярлек озын буйлы, тук чырайлы, зәвык белән киенгән, үз-үзләренә нык ышанган, таза, чибәр егетләр һәм кызлар. Тегеләрдә белем чамалы, ә дәрт-теләк бик көчле булса, боларда инде белем бик күп, шунлыктан, ахры, кыюлык та, әрсезлек тә җитәрлек. Тегеләр университет бинасына, изге бер җиргә аяк баскандай, эчләреннән дулкынланып һәм чын күңелдән шатланып керсәләр, хәзергеләр исә хис-хыялларга артык бирелмичә, бары үтеп китү турында гына борчылып, бик эшлекле кыяфәттә килеп керәләр. Дөрес, университетка керү сугыштан соңгы елларга караганда шактый авырлашты, каты конкурс аша үтәргә кирәк, әмма үтә алганнар инде үзләрен судагы балык кебек хис итә башлыйлар. Алар арасында бик сәләтле яшьләр дә бар – киләчәктә алардан чын фән эшлеклеләре дә, зур белгечләр дә, һичшиксез, чыгачак. Ихтимал, үзләрендә шундый көч-куәт барын сизгәнгә күрәдер дә, алар бик хөр кыланалар, фикердә, сүздә хөр – менә хикмәт нәрсәдә! Гүя аларның үз башлары эшли, үз хакыйкатләре бар. Гүя алар бөтен кыланышлары белән сиңа: “Әнә үз предметыңны бел, башкасында эшең булмасын”, – дип әйтергә телиләр. Әлбәттә, мондый чакларда Гасыйм Сәләховичка бик ямансу булып китә торган иде. Ераклашу, ераклашу… шулай ук бу котылгысыз бер күренеш микәнни?!. Хәтта үз балаңнан да!

Билгеле инде, ул Радикны Кырымга китүдән дә туктата алмады. Шул ук көнне клиникага барып, бу хакта сүз башлагач, Рәмзия ханым, гадәтенчә, уйлап-нитеп тормыйча гына:

– Ник тыясың, китсен! – диде. – Аңа да ял кирәк ич.

– Ләкин вакыты ул түгел бит! Син монда, мин анда ялгыз башым…

Рәмзия ханым шунда ук аның сүзен бүлде:

– Радикның ни гаебе бар соң, ул бит инде синең эшеңне эшләп йөрмәс.

– Эш андамыни, – диде Гасыйм Сәләхович үртәлеп. – Үзем өчен әйтмим мин… Менә синең яныңа да кемдер килеп йөрергә тиеш бит әле.

– Ә мин эгоистка түгел, миңа кирәк булыр дип кенә Радикны иптәшләреннән аерырга һич тә теләмим.

– Ләкин моның авырлыгы миңа төшәчәк.

– Авыр булса син дә килмәссең… Ятармын әле шунда тол хатын кебек.

– Йа хода! – дип куйды Гасыйм Сәләхович ирексездән. – Ник син минем һәр сүземне кирегә тырныйсың да торасың? Менә киләм ич, тик миңа барысына да өлгерүе читен, аңлыйсыңмы шуны?

– Бик яхшы аңлыйм. Ләкин Радикны барыбер җибәрергә кирәк. Иптәшләреннән яхшы түгел, аның кай җире ким? Юк, барсын… Инде расходыннан курыксаң, акчасын да үзем рәтләп бирермен.

– Бусы тагын ни дигән сүз?

– Нигә, әллә мин белмимме?

– Нәрсәне?

– Синең саранлыгыңны… Шуңа күрә җибәрәсең килмидер әле.

– Их, Рәмзия, Рәмзия, ничек телең әйләнә! – диде Гасыйм Сәләхович тирән әрнү белән. – Аңлый алмыйм мин сине, җаный, әллә ни булды сиңа!

– Миңа берни дә булганы юк, – диде Рәмзия, гаепсез баладай елмаеп кына. – Ә менә син, дускай, чынлап та үзгәрдең… Картаясың ахры…

– Ярый, шифаханә – сүз көрәштерү урыны түгел, китим булмаса, – диде Гасыйм Сәләхович, авыр гына урыныннан кузгалып. – Нәрсә китерим?

– Апельсин согы тапмассыңмы. Монда берәү хатынына китерде. Импортный икән… Аннары минем челтәрле бюстгалтерымны онытма әле, бик эссе була башлады. Шифоньерның уң тартмасында, өстә генә, күрерсең…

Гасыйм Сәләхович ярый-фәлән дип тормады, бары чарасыздан башын гына каккандай итте. Урамга чыккач, тел астына валидолын салды һәм иләсрәк бер хәлдә университетка таба атлады. Әйтергә кирәк, соңгы вакытларда аңа гасабилану, нервы бозу бер дә ярамый иде. Шунда ук йөрәккә суга, башына каба, җитмәсә, хәтере дә кинәт кенә югалып торгалый. Кеше сүзен тиз генә аңламый, алдында яткан әйберне дә күрми башлый. Иртәрәк килә түгелме соң әле бу зәхмәтләр?! Аңа бит әле илле тугыз яшь кенә – хәзерге безнең заман өчен әллә ни күп тә түгел шикелле… Дөрес, өч елга якын ул фронтта йөрде, шуның михнәт-газапларын кичерде, берничә тапкыр бик хәтәр хәлләргә дә юлыккалады, ләкин шулай да, бер авыр контузияне исәпләмәгәндә, кул-аягы бөтен килеш әйләнеп кайтты. Баш та ярыйсы, йөрәк тә тап-таза иде әле ул чакларда. Тик соңгы дүрт-биш ел эчендә генә бирешә башлады. Күрәсең, еллар үзенекен итә, какшата әкрен генә кешене… Аннары безнең бу тынгысыз, киеренке заман кеше өчен шактый куркыныч бер нәрсә китереп чыгарды – стресс дип атыйлар аны. Кинәт башка төшкән зур хәсрәттән яки һич көтелмәгән берәр күңелсез эштән була диләр ул явызны. Хәтта көтелмәгән зур шатлыктан да була, имеш, хәер, анысын инде, шәт, татырга туры да килмәс. Ә менә һәртөрле ямьсез эштән туганын Гасыйм абзаңа татырга туры килгәне бар. Дөрес, алар вак стресслар иде, көчек кебекләре генә, ләкин барыбер каты “тешлиләр”, каһәрләр!

Рәмзия белән бүгенге сөйләшү дә әнә шундый көчектәй кечкенә стресс иде, ә шулай да Гасыйм Сәләховичның кәефен чынлап-торып бозар өчен җитә калды. Һәм бик авыр уйлар да кузгатты. Күпме бергә гомер иткән ир белән хатын бер-берсен аңламасыннар әле – гаҗәп бит бу… Гүя икесе ике телдә сөйләшәләр! Бигрәк тә соңгы ике-өч елда алар арасындагы каршылык, аңлаша алмау ни сәбәптәндер аеруча ешаеп китте. Гасыйм Сәләхович торып-торып аптырый: әллә бу хатыннар кырык биштән узгач психически үзгәрә башлыйлар микән? Менә аның Рәмзиясе кебек.. Ни әйтсәң шуңа каршы төшә, һәр сүзеңне гел кирегә бора, бернинди дәлилең аңа үтми дә, керми дә, юньләп тыңламый да әле ул сине! Шуның өстенә, Рәмзия аңардан унбер яшькә кечерәк, табигый инде, ул көйсезләнергә ярата, ул моны үзенең ходай биргән хокукы дип саный, ә ир дигән кемсә, үзен яшь хатыннан яраттырасы килсә, һәрвакытта аның көенә торырга, аңа юл куярга тиеш. Гаделлекне, дөреслекне аяк астына салып булса да!

Иң аянычы тагын шул, Рәмзия ханым бөтен мәсьәләләрдә диярлек гел генә малае ягын каера, гел аны гына яклый. Дөресме, кирәкме, урынлымы – анда аның эше юк. Ул ана кеше, ул гына малаен аңлый, кызгана, ә син – деспот, син бары кысу, тыюны гына беләсең Өстәвенә, җитмәсә, малае алдында еш кына көлеп тә, чынлап та, синең әтиең инде шундыйрак та мондыйрак, дип әйткәләп тора. (Әнә саранлыкны аңа таккан шикелле.) Ә малай яшь, кемнең хаклы-хаксыз булуын уйларлык акыл юк әле аңарда. Кем аның яклы, кем аңа файдалы – ул бары шуны гына белә. Табигый инде, ул күбрәк әнисенә елыша, үзенә кирәкне аның аша алырга тырыша. Ә әтине тыңламаска да була, әтидән курку юк. Әнә шулай бер-берсеннән читләшә, ераклаша ата белән бала.

Аптырый иде Гасыйм Сәләхович бу хәлгә, төрлечә уйлап карый иде; әллә Рәмзиядә җиткән улын әтисеннән әзрәк көнләшү дә бар микән? Үзенеке генә итәргә тырышу, үзенә генә карату?.. Буламы шундый нәрсә хатыннарда?.. Ә бәлки, аның үзендә дә берәр гаеп бардыр, берәр төрле хаталык эшләгәндер дә, тик ул аны эш-мәшәкать аркасында сизмичә калгандыр. Хәзер инде әйтүе читен, ләкин шулай да бер эпизодны яхшы хәтерли, чөнки аңа әле күп вакыт та узмады. Радик унынчыны бетергән елны әнисе белән шундый сүз булып алды. Дөресрәге, Рәмзия үзе башлап аңардан сорады:

– Син Радикның кем булуын теләр идең?

Гасыйм Сәләхович үзенең язу өстәлендә нидер эшләп утырган җиреннән генә бары:

– Кеше булуын, – диде.

Менә шушы сүзгә Рәмзия ханым бөтенләй күтәрелеп бәрелә язды. Яман кызып иренә:

– Ахмак, идиот! – диде. – Мин синнән аны сорыйммыни?! Ул болай да кеше, дүрт аяклы хайван түгел!

“Хайванның ике аяклысы да була”, – димәкче иде дә Гасыйм Сәләхович, ярый, тыелып кала белде. Рәмзия бит, асылда, улыбызны кайсы вузга кертәбез, кем итәбез, дип сорамакчы иде, ә ул акыллы башланып, әнә нәрсә әйтеп ташлады. Ә соңыннан Рәмзия ханым улы алдында ничә тапкыр “әтиең сине кешегә дә санамый” дип кабатлады. Яхшы сүз дә кайчак баш казыгына әйләнә икән!

Әйе, сәер халык бу хатыннар җенесе, ике төпле, юк, өч төпле чемодан кебек, ниләр генә ятмыйдыр аның төпләрендә. Кайчагында шундый көтелмәгән берәр әкәмәт китереп чыгара, шаккатудан тәмам телсез каласың. Әнә бит Радикка акчаны да үзем табып бирермен ди! Күзен дә йоммый. Менә бу ичмасам “көлке”! Әйтерсең акчаны ул үзе таба!

Ярый, хәерле булсын! Барыбер хатын бик кирәк кеше, аңардан башка күңелсез, кызыксыз, әйләнәңдә шыксыз бушлык. Гаилә тормышына бер өйрәнгәч, башкача яшәү мөмкин дә түгел. Тик җайлаша, яраклаша белергә кирәк. Яраклаша белсәң яшәп була диләр күпне күргән агайлар!

Шул ук кичне Гасыйм Сәләхович малае алдына 250 сум чыгарып салды да әйтте: “Менә сиңа акча, шуны җиткерергә тырыш, әйбәт кенә йөр, бәла-казага тарма, кайда икәнеңне хәбәр итәрсең”, – диде. Егет бер сүз дә дәшмәде, тик аның йөзеннән: “То-то, старик!” дигән сыман елмаю гына чагылып узды. Икенче көнне үк ул рюкзагын аркасына киеп, фотоаппаратын муенына асып, үзе кебек хөр, горур егетләр һәм аларны иңнәренә таяндырып йөртүче чалбарлы кызлар белән бергә Кырымга – диңгез буендагы ташлар арасында кызынып ятарга китеп тә барды. Исән-сау гына йөри күрсеннәр инде, балакайлар! Исән йөрсәләр, башта акча сорап телеграммалары килер, аннары үзләре дә кояшта кара янган бәхетле кыяфәтләре белән кайтып төшәрләр.

kitap.net.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев