Логотип Идель
Яңалыклар

«UEN FEST» - ЯҢА ПРОЕКТ, КАТНАШЫРГА АШЫГЫГЫЗ!

Бүген «Uen Fest» фестивале оештыручылары – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова, Г.Камал театрында хезмәт куючы Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова, «Әкият» курчак театры артисты Альбина Шаһалиева катнашында матбугат конференциясе булып узды. Бу нинди фестиваль һәм анда кемнәр катнаша ала соң? Ә иң кызыклы өлеше – җиңүчегә нәрсә бүләк итәчәкләр?

Бүген «Uen Fest» фестивале оештыручылары – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Алсу Мифтахова, Г.Камал театрында хезмәт куючы Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова, «Әкият» курчак театры артисты Альбина Шаһалиева катнашында матбугат конференциясе булып узды. Бу нинди фестиваль һәм анда кемнәр катнаша ала соң? Ә иң кызыклы өлеше – җиңүчегә нәрсә бүләк итәчәкләр?


Матбугат конференциясе Ирада Хафизҗан кызының блиц-сораштыруыннан башланып китте: «Кемнең мәктәп яшендәге балалары яки оныклары бар?», «Алар милли уеннар уйныймы?», «Урамда балаларның без элек уйный торган традицион уеннар уйнаганын еш күрәсезме?», «Ә үзегез нинди уеннар уйный идегез?» кебек сорауларын журналистларга бирде. Ахыргы сорауга «Өзеш», «Буяу сатыш», «Чүлмәк сатыш», «12 таяк» дигән җаваплар яңгырады.
- Балалар өчен бу уеннар икенче бер галактика кебек, алар аның күбесен белми. «Uen Fest» фестивален коллективыбыз белән бергәләп уйладык. Ишегалларында балалар көлүен яңгыравын ишетәсе килә, шулай ук гаилә мохитендә дә аралашу җанлансын иде, гаджетларыннан аерылсыннар иде дигән теләк белән эшләдек без. Социаль челтәрләрдә милли уеннарыбызның китапханәсен булдырырга уйладык, моның өчен махсус канал ачтык. Монда Татарстанда яшәүче марий, мордва, рус, татар, чуваш һ.б. халыкларның уеннарын күреп була, - дип дәвам итте сүзен Әюпова.


Төрле театр коллективлары, ансамбльләр, мәдәни оешмалар үз видеоларын әзерләгән, аларны шулай ук карап булачак. Ә 1 августтан катнашучыларның да эшләрен #УенФестКонкурс һәм #UenFest хэштеглары белән карап булачак. Бу материаллар You Tube каналларда да яктыртылып барачак. Моннан тыш, аниматорлар ишегалларына барып, халыкка уеннарны күрсәтәчәк.


«Uen Fest» фестивалендә белем бирү дә булачак. Аны без сентябрьдән башларга уйлыйбыз. Онлайн форматта мастер-класслар, туры эфирлар үткәреләчәк. Моның өчен белгечләрне җәлеп итәргә ниятлибез. Әлеге дәресләрдә гореф-гадәтләрнең барлыкка килү тарихы турында шактый мәгълүмат биреләчәк», — диде Ирада Хафизҗан кызы.


Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова аерым уеннар исемлеге әлегә юк дип сөйләде. «Без сәнгать әһелләре балалары белән үзебез белгән уеннарны уйнап, видеороликлар яздырдык. Мин үзем кечкенә вакытта әби, әти-әни һәм театрда уйнап үстем, барысы да белә торган, билгеле уеннар ул», — диде актриса.


Алсу Мифтахова профессиональ театрларның язмаларыннан тыш, экспедицияләр вакытында яздырылган уеннарның видеолары барлыгын әйтте. «Әлеге архив язмалар беренче августтан башлап шулай ук каналларга кертелә барачак. Бу проектта балалар ишегалды уеннары белән генә түгел, милли халык уеннары, халык авыз иҗаты белән дә таныша ала. Алар башка халыкларның да мәдәниятен күрәчәк», — дип сөйләде ул.


«Һәр команда безнең китапханәдә тапкан уеннарны видеога төшереп, Интернетка куя ала һәм шул уенны танылган шәхесләр белән бергә ишегалдында бергәләп уйнарга мөмкинлек туа. Икенче яктан, милли уенны видеога яздырып, социаль челтәргә элүчеләр арасында акчалата бүләк уйнатачакбыз. Акция ел дәвамында барачак. Бүләкләр арасында велосипед, самокатлар бар. Төп приз — юллама», — дип сөйләде Әюпова.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев