-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
УФА ӨЯЗЕ ТАТАРЛАРЫ ТУРЫНДА ЧЫН ТАРИХ
“Уфа өязе татарлары” монографиясе - тарихи документаль материалларга нигезләнеп эшләнгән яңа басма. Монда Уфа өязенең 1722-1782 елларда уздырылган I-IV дәүләт ревизияләре(халык санын алу) материаллары һәм андагы кыйммәтле чыганаклар анализлап урнаштырылган.
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре тарафыннан “Уфа өязе татарлары” китабы әзерләнде. Бүген әлеге басма журналистларга тәкъдим ителде. Яңа басмадагы чыганаклар унсигезенче гасырда комплексы Көнчыгыш Кама арьягы һәм Урал буедагы татар халкының конфессиональ дини, социаль составын, аларның кайларда таралуын, халыкның үсеш динамикасын күрсәтә.
Безнең институт татарлар яшәгән төбәкләрне даими рәвештә озак еллардан бирле өйрәнеп бара. Өйрәнүләр Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә алып барыла. Без татарлар яшәгән һәрбер төбәкне өйрәнергә тиеш. Институт әле җәһәттән берничә юнәлештә эш алып бара;генетик, торак пунктлар, тарихи мирасны барлау. “Уфа өязе татарлары” китабының бүгенге вәзгыятьтә актуальлеге тагы да артты, ди Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фән буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов.
Яңа китапның электрон варианты институтның рәсми сайтында да урын ала.
2012 елның 15-16 гыйнвар көннәрендә Актанышта төбәкара “Татар халкының бишеге һәм мәдәни учакларының берсе буларак Көнчыгыш Кама арьягы” конференция оештырылачак. Биредә дә “Уфа өязе татарлары” китабын тәкъдим ителәчәк. Очрашуда галимнәр, төбәкчеләр фикер алышачак. Авыл тарихы язучыларга төрле мастер класслар оештыруда каралган, дип проект авторлары. Конференция Актаныш районының оешуына 310 ел тулу уңаеннан уза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз