-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
“Авызыңны ач” – ифтар түгел, уку буенча чемпионат ул...
Дөньяда нинди генә максатлар белән нинди генә чемпионатлар уздырылмый! Шундый гадәти булмаган чемпионатларның берсе – кычкырып урысча уку буенча “Авызыңны ач” – 16 майда “Смена” заманча мәдәният үзәгендә 19.00 сәгатьтә башлана. Анда 18 яшьтән олырак теләгән һәркем катнаша ала.
Чемпионат кагыйдәләре буенча, катнашучылар формаль булмаган шартларда, алдан әзерләнеп тормыйча гына оештыручылар тарафыннан сайланган текстларны укый. Жюри уку техникасын һәм артистизмны бәяли. Җиңүчеләр исә мәгълүм бер нәшриятның китаплары белән бүләкләнә. Шунысы кызыклы, “Авызыңны ач” кычкырып уку буенча чемпионаты инде 2011 елдан бирле яшәп килә икән һәм илдәге иң массакүләм әдәби проектлардан санала. Узган ел хәтта Париж, Страсбург, Лондонда уздырылган. Быелгы чемпионат Русиянең 200дән артык шәһәрендә уза. Финалы 2019 елда җәен Мәскәүдә үтәчәк.
Әлеге чараның “онытыла барган” һәм “кысрыкланган” урыс телен саклау һәм пропагандалау максатыннан оештырылуында шик тумый. Беренче карашка, уен кебек тоелса да, монда барысы да бик җитди: элекке еллар хөкемдарлары арасында телевидение алып баручылары Владимир Познер һәм Фекла Толстая, Великобританиянең Мәскәүдәге илчесе Лори Бристоу, язучылар Александр Снегирев, Андрей Аствацатуров, Александр Цыпкин, шагыйрьләр Всеволод Емелин һәм Андрей Родионов, кинорежиссер Борис Хлебников, артистлар Екатерина Шпица һәм Евгений Сытый, наширләр Ирина Прохорова, Борис Куприянов, Михаил Котомин һ.б. бар.
Максаты нинди генә булмасын, әлеге чемпионат гадилеге һәм, шул ук вакытта, креативлыгы белән сокландыра. Аны рәхәтләнеп татар яшьләре активистлары һәм язучылары да, татар телен саклауда һәм популярлаштыруда кызыклы эш формасы буларак, рәхәтләнеп куллана алыр иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз