Логотип Идель
Яңалыклар

Укыту методикасы камиллегенә чикләр бармы?

Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дүртенче тапкыр Халыкарафәнни-методик онлайн семинар булып узды.

Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында дүртенче тапкыр Халыкарафәнни-методик онлайн семинар булып узды.

Семинарны гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы мөдире, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Юсупова ачты.

Быел ул “Телләргә өйрәтү методикасын алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашу бәйләнешләре" дигән темага багышланган иде. Семинарда КФУның  Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты, Л. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты (Казахстан), Төркиянең Эгей университеты галимнәре, мөгаллимнәре һәм студентлары катнашты.

Шулай ук быел беренче тапкыр Азәрбайҗан дәүләт педагогика университеты һәм Россия Фәннәр академиясенең Уфадагы фәнни үзәгенең Тарих, тел, әдәбият институты галимнәре дә бар иде. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов сүзләренчә, йөзләгән, меңләгән методист галимнәрнең тырышлыгына карамастан, туган һәм чит телләрне өйрәнү методикасын камилләштерүдәге проблемалар әле дә көн кадагына суккан мәсьәлә булып кала. Бу, аның фикеренчә, дөньядагы һәрбер илдә шулай. Шуңа күрә әлеге семинар тибындагы чаралар заманча тәҗрибә белән уртаклашу һәм теге яки бу проблеманың чишелешен табу өчен иң уңышлы юл булып кала.


Казан университеты галимнәреннән К. С.Фәтхуллова пленар утырышта доклад сөйләде. Шулай ук ачылышта катнашучылар Төркиянең Измир шәһәреннән Эгей профессоры М.Өнәр, Казахстан университетыннан Ж.Жунисова, А.Хамитова, Азәрбайҗанның Баку университетыннан Т.Нагиева, Америка Кушма Штатларыннан Байса Эстрада Джоз Гумберто чыгышларын да тыңлап уздылар.


Чыгышлар татар, рус, казакъ һәм төрек телләрендә. Семинарда галимнәр генә түгел, студентлар, магистрант һәм аспирантлар да катнашты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты онлайн-семинар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев