Логотип Идель
Яңалыклар

Укытучыны бизәнеп йөргәне өчен эштән чыгарырга теләгәннәр

Аларны ир-ат укытучының бизәнеп-төзәнеп йөрүе куркуга салган. Ростов шәһәрендә ата-аналар тышкы кыяфәте өчен рус теле укытучысын эштән җибәрүне таләп итәләр.

Аларны ир-ат укытучының бизәнеп-төзәнеп йөрүе куркуга салган. Ростов шәһәрендә ата-аналар тышкы кыяфәте өчен рус теле укытучысын эштән җибәрүне таләп итәләр. Аларны әлеге ир-ат укытучының бизәнеп-төзәнеп йөрүе куркуга салган. Ул тырнакларын үстерә, аларга френч ясый, ягъни тырнак очларына лак белән ак сызыклар сыза, беркайчан да макияжсыз йөрми икән. Җитмәсә керфекләрен дә буйый ди.

Укучыларны болар куркытмый. Алар, киресенчә, рус теле дәресләренә бик теләп йөриләр. Ә менә ата-аналары хафага калган.
Шәһәрнең мәгариф идарәсе, ата-аналар куша дип кенә, укытучыны эштән җибәрергә ашыкмый. Аның белән аңлату эшләре алып барганнар, шуннан соң бу көяз укытучы ир озын тырнакларын кисәргә булган.

 

Автор : Гаянова Гүзәл

Чыганак: omet-rb

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев