-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Умач, ярымай сыман бәрәңге пәрәмәче һәм өчпочмак - барысы да бер шоуда!

Барыгыз да бераз гына тамак кайгысын кайгыртып, тәм-том белән сыйланып алырга ярата бит, әйеме? Татар милли ризыкларын татып караганнар – бигрәк тә!
Татар милли ризыкларны әзерләргә дә, ашарга да яратучылар күп булуын искә алып, яшьләр 11 июньдә Казанда «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе мәйданчыгында аш-су тамашасы уздырачак. Чара барышында моңа кадәр социаль челтәрләрдә узган #Татарchef кулинария ярышында җиңгән өч кеше тамашачының күз алдында үз ризыкларын пешерәчәк.
#Татарchef – Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар аш-су рецептлары конкурсы, ул татар ашларын, мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Русиядә һәм аннан читтә яшәүче һәркем, үз кулы белән әзерләгән милли аш-су фотосын яки видеосын социаль челтәрләрдәге аккаунтында урнаштырып, бәйгедә катнаша алды. Нәтиҗәдә, конкурска Татарстан, Башкортстан, Казахстан, Әстерхан, Самара, Оренбург, Липецк өлкәләре һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 160тан артык төрледән-төрле рецепт килгән. Шулар арасыннан өчесе җиңүче дип табылды.
Җиңүчеләр Казанга сәяхәт белән бүләкләнгән. Биредә алар төп җиңүче исеме өчен көрәштә тагын бер тапкыр аш-су пешерәчәк. Оештыручылар сер итеп кенә аш-су осталарының ни пешерергә җыенуын да хәбәр итә. Мәсәлән, ярымай сыман итеп әвәләнгән бәрәңге пәрәмәче, умач ашы һәм өчпочмак бар.
Аш-су тамашасын популяр шоумен һәм алып баручы Руслан Шәрәфетдинов үткәрәчәк. Чара 15.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Казанның «Иске шәһәр» префектурасы үзенең рәсми сәхифәсендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз