Логотип Идель
Эксклюзив

«Унике» беренче татар сатирик сторис сериал

“Интертат” электрон газетасы “Унике” дип исемләнгән беренче татар сатирик сторис сериал төшерде. Унике сериядән торган әлеге сериал эстрада, татар теле, челтәрле бизнес, җанисәп, вакцинация, пенсия кебек актуаль темалардан тәнкыйди көлүгә нигезләнгән.

“Интертат” электрон газетасы “Унике” дип исемләнгән беренче татар сатирик сторис сериал төшерде. Унике сериядән торган әлеге сериал эстрада, татар теле, челтәрле бизнес, җанисәп, вакцинация, пенсия кебек актуаль темалардан тәнкыйди көлүгә нигезләнгән.

“Күптәннән моңа кадәр татарда булмаган видеоматериал төшерәсе килеп йөри иде. Сторис сериал форматында тукталдык. Миңа сатира жанры якынрак. Хәзерге вакытта ул жанр онытылып бара кебек. Җәмгыятьтәге проблемаларга тәнкыйди караш эшлисе килде. Сериалны яңа ел алдыннан ике атна тирәсе төшердек. Сторис сериалда редакциябездәге журналистлар катнашты ”, - дип сөйләде сериалның сценарий авторы, “Татар-информ” белән “Интертат”ның баш мөхәррире Рәмис Латыйпов.

Ул сериалның ни өчен “Унике” дип аталуын да аңлатты. “Безнең “Татмедиа” бинасы 12 каттан тора һәм сериалыбызда унике проблема күтәрелә”, - ди Рәмис Латыйпов.

Сторис сериалның төп герое – журналист Рифат Каюмов.

“Беренче серияләрдә каушаган булсам, ахырга таба ул кимеде. Өйдә төшерелгән серия турында 10 яшьлек кызым: “Әти, катнашма инде, миннән бөтен мәктәп көләчәк бит”, - дигән иде. “Синең әтиең икәнен белмәсләр әле”, - дип җавап кайтардым. Аннары кызым да сериалны ошатты. Ни дисәләр дә, халык сериалны кабул итте, чөнки караулар саны көннән-көн арта”, - ди Рифат Каюмов.
Сторис сериалда кайбер билгеле шәхесләргә пародияләр ясалды. Әйтик, блогер Рәфис Атаказ образында танылган продюсер Рифат Фәттаховны танырга мөмкин иде. “Әлеге рольне дүрт кешегә тәкъдим итеп карадым, ләкин барысы да баш тартты”, - ди Рәмис Латыйпов.

“Күпләр “Рифат Фәттаховны уйнаганчы, аны өйрәндегезме?” дип сорап язды. Ә мин исә белмәгәндәй “Кем ул Фәттахов?” дип сорадым. Шуннан соң аның кем һәм нинди булуын яза башладылар. Бу миңа бик әйбәт булды, чөнки Фәттахов турында шактый мәгълүмат җыйдым. Сериалны караганнан соң, башка продюсерлар аларга да пародия ясамаганга үпкәләде. “Сез Рифат Фәттахов дәрәҗәсенә үсеп җитмәгән әле” дидем”, - дип сөйләде Рәфис Атаказ.

Киләчәктә “Интертат” тагын бер сторис сериал төшерергә планлаштыра. “Әйтелмәгән темалар шактый әле. Әйтик, яшьләр, аларның кайда ял итүе, яшьләр белән өлкәннәр мөнәсәбәте кызык булыр иде”, - ди сериалның сценарий авторы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев