-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Урамда бушлай тараткан кәнфитне ашый күрмәгез!
«Казанның Бондаренко урамы, 8нче йорт подъездыннан конфетлар беркетелгән кәгазьне алып аткач, кулына телефонын алды ул. "Мондый «белдерүләр»не йортларга еш элә башладылар, сак булыгыз!» – диелгән хәбәр социаль челтәрләрдә яшен тизлегедәй таралды.
Бу конфетларны наркотик матдә дип шикләнәләр. Әти-әниләр борчуда. Мәктәпләрдә бу темага аңлату эшләре алып барыла. Чираттагы имеш-мимеш, спам хәбәр булырга да охшамаган. Чөнки Казанның 40нчы гимназиясе директоры Людмила Яковлева социаль челтәрдә әти-әниләргә мөрәҗәгать белән чыкты: «Гимназиядә кайбер укучыларның үз-үзләрен тотышлары үзгәрде. Балалар укшыйлар, тән тиресе агару, хәлсезлек күзәтелә. Тикшерү күрсәткәнчә, бу ашханәдәге туклану белән бәйле түгел», – дип язды ул.
Балалар наркотик матдә – снюс кулланган дигән шик бар. Директорга 5-6 нчы сыйныф укучыларының әниләре дә мөрәҗәгать иткән. Алар балаларын конфет, порошок формасында сатыла торган наркотиклардан саклауны үтенгән. Директор исә үз чиратында, тиешле чаралар күрүне сорап, полиция хезмәткәрләренә хат юллаган.
Баксаң, бу конфетлар 40нчы гимназиядә генә түгел, Казанның башка мәктәпләрендә дә таралган икән. Бишенче сыйныфта укучы кызлар, малайлар арасында да аны кулланып караучылар булган. Җиләк-җимеш тәме килгән наркотик-конфетларны кайбер әти-әниләрнең балаларында күргәне дә бар.
Наркологлар әйтүенчә, ата-аналарның хафалануы нигезсез түгел. Беренче карашка зыяны юк кебек тоелса да, әлеге снюсларда никотин бик күп. Ул хәтта олы кеше өчен дә куркыныч. Балаларда мондый төр наркотикка бәйлелек тиз барлыкка килә. Иң аянычы – бу матдәләрне сату канун тарафыннан тыелмаган. Җитештерүчеләр аны сагыз, конфет дип яшерен исем астында сату юлын да таба. Хәзер хокук саклаучылар, 40нчы гимназия директорының мөрәҗәгате нигезендә, бу мәсьәләне тикшерә. Наркологлар исә әти-әниләргә балаларына карата игътибарлырак булырга киңәш итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз