Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Урамда йөрүчеләрне азайту максатыннан патрульләр көчәйтеләчәк

    Татарстан Президенты самоизоляция вакытында шәһәрләрне патрульләүне көчәйтергә кушты. Оператив штаб “кайнар линия”сенә республикада яшәүчеләрдән борчулы мөрәҗәгатьләр күп килә.

    Кешеләр санитар-эпидемиологик режим чорында да урамда кеше күп булуына зарлана. 
    Сәламәтлекләре өчен курку сәбәпле, алар чаралар күрүне сорый.
    Бу уңайдан республика Президенты бүгеннән шәһәрләрдә патруль эшләрен көчәйтергә кушты. Патруль махсус хезмәтләргә йөкләнгән.
    Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының 6 апрельдә чыккан махсус карары нигезендә, административ хокук бозулар буенча протоколлар төзергә вәкаләтле оешмалар исемлеге шактый киңәйтелде. 
    Өегездә калыгыз!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"