-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Ураза тотып, Чемпионнар лигасын оттылар!

Спортчылар арасында ураза тотучылар шактый. Алай гына да түгел, сезонның иң мөһим матчлары вакытында да алар ниятләреннән чыкмыйлар.
Быел футбол буенча Чемпионнар лигасы финалында "Ливерпуль" "Тоттенхм" клубын 2:0 исәбе белән отып, сезонның иң дәрәҗәле турнирында җиңү яулады. Билгеле булганча, беренче тупны Мөхәммәд Салах пенальтидан кертте. Ә пенальти тибү мөмкинлеген исә Садио Мане яулады. Ике футболчы да бу көнне - елның иң төп уены көнендә ураза тотудан туктамаганнар!
Мисыр җыелма командасы уенчысы Мөхәммәд Салах узган ел Россиядә узган дөнья чемпионаты вакытында да уразада булган. Гәрчә ул чакта Мисырның баш мөфтие футболчыларга ураза тотмасалар да була дип, үз теләген җиткерде Кайберәүләр команданың уңышсыз чыгышын нәкъ менә шул фактор белән бәйләгән иде.
"Тоттенхэм"га каршы уенда исә Салах белән Мане беренче минутлардан уенның ахырына кадәр уйнадылар һәм Чемпионнар лигасы кубогын отуга зур өлеш керттеләр.
Фото: dumrt.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз