-
«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды. "Сәләт" ул – кайтасы килгән урын
-
Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Урман бете утырса нишләргә?
Җәйге сезонга кергәч, урман бете кадалу куркынычы яный башлый. Талпан утырса нишләргә?
Ел башыннан Татарстанда 1207 кешегә талпан кадалган. Узган ел белән чагыштырганда, бу 42 процентка кимрәк. Бу хакта шәһәр Мэриясе порталында хәбәр ителә.
"Республикада талпан вирусы энцефалиты һәм башка талпан йогышлары белән зарарлану очраклары теркәлмәгән", - диелә хәбәрдә.
Зыян күрүчеләргә кадалган барлыгы 422 бөҗәк тикшерелгән: берсендә энцефалит вирусы, ә 55 сендә боррелиоз булуы ачыкланган.
НИШЛӘРГӘ?
Үзегездә тәнгә кадалган талпан тапсагыз, иң беренче чиратта тынычланыгыз. Бу очракта салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Икенчедән, якындагы шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз. Әгәр кыска вакыт эчендә мондый мөмкинлек юк икән, талпанны үзегезгә тартып чыгарырга кирәк.
Талпанны үзегез тартып чыгарырга телисез икән, аның башын өзмичә генә алырга кирәк. Бөҗәкне бармак белән сытарга ярамый. Урман бетен сак кына бер яктан икенче якка селкеткәләп, пинцет белән алырга кирәк. Беркайчан да талпанны кисәк тартып алмагыз. Чөнки ул үзенең алгы тәпиләре белән тән тиресенә ябышкан. Әгәр катырак тартсагыз, бөҗәкнең башы өзелеп кала һәм гәүдәсе тире эчендә кала. Бу очракта өзелеп калган башны спиртка манылган яки утта тотылган энә белән алыгыз. Урман бете тешләгән урынны спирт, йод белән эшкәртергә кушалар. Кулларны сабынлап юыгыз.Талпанны үзегез алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Урман бете тешләгәннән соң, 4 көн эчендә аңа каршы иммуноглобулин кадау кирәк.
Талпан утырган очракта ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов ур., 13 а) бөҗәкне савытка салып, мөмкин кадәр тизрәк китерергә кирәк.: +7 (843) 221-79-12, +7 (843) 221-79-07.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз