Яңалыклар
Урманда аягы имгәнгән хатын-кызны тапканнар
2 февраль көнне хатын-кызның, күл буенда урманда чаңгыда шуганда, аягы имгәнгән.
Казанда Юдино бистәсендә Зөбәрҗәт күл янында коткаручылар аягы сынган хатын-кызны тапканнар. Бу хакта ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
2 февраль көнне хатын-кызның, күл буенда урманда чаңгыда шуганда, аягы имгәткән. Ашыгыч ярдәм кирәкле урынга барып җитә алмау сәбәпле, зыян күрүчене эзләүгә кар чанасында коткарырга чыкканнар. Алар хатын-кызга беренче ярдәме күрсәтеп, аны кар чанасына яткырганнар һәм курткалары белән каплап ашыгыч ярдәм машинасына илткәннәр.
Фото: inkazan.ru
«Идел» журналы 16+
Теги: җәмгыять Казан, Юдино, урман
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев