-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
УРЫНЫҢ ОҖМАХТА БУЛСЫН, КӘРИМ АГА!
Бүген тинчуринлылар һәм мәдәният әһелләре Кәрим Тинчурин каберенә чәчәкләр салды.
15 сентябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының рухи юлбашчысы – Кәрим Тинчуринның тууына 133 ел. Шул уңайдан, Тинчурин театры мәдәни чаралар оештырган.
Чараларның иң беренчесе - Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салу иде. Тинчурин артистлары, театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Мәрҗәни мәчете имамы Ансар Мифтахов та килгән иде.
Алып баручы - Розалия Чабатова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре сүзне матур истәлектән башлады:
- Кәрим Тинчуринның кабере янында без һәр елны җыелабыз. Хәтерегездә булса, беренче җыелган елны дога укыган вакытта таш өстенә ак күгәрчен килеп кунган иде. Без аны барыбыз да Кәрим Тинчуринның җаны дип кабул иттек… Бер гаепсезгә рәнҗетелгән, авыр язмышка дучар ителгән бөек татар улы Кәрим Гали улы алдында мең кат баш иябез, рәхмәтләребезне әйтәбез, үткәндәге ялгышлар өчен гафу үтенәбез…
Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрның чаралары турында да әйтеп узды:
- Әгәр дә без Кәрим Тинчуринның горур исемен йөртәбез икән, без аны шул рәвешле алга таба күтәрергә һәм тагы да яңа әсәрләре белән тулыландырырга тиешбез. Белгәнегезчә, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев октябрь аенда аның тагын бер куелмый калган әсәрен сәхнәләштерергә тиеш иде, ләкин пандемия аркасында ул икенче елга күчте. Исеме әлегә сер булып калсын. Тагы да яңа әсәрләре табылсын, табылган әсәрләрен сәхнәләштерергә язсын. Татар музыкаль театрын Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевтан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел, алар икесе бергә аңа нигез салучылар. 3 декабрьдә Салих Сәйдәшевнең юбилее булачак, ул көнгә дә безнең театрда бер чара әзерләнә… Урының оҗмахта булсын, Кәрим ага!
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов:
- Кәрим Тинчуринның үз заманында язган әсәрләре бүгенге көн вәзгыятьләренә дә туры килә икән. Алардагы сәясәт, кешеләр мөнәсәбәтен караганда, әсәр бүгенге көн өчен язылган кебек тәэсир кала. Менә шуның белән ул кыйммәтле дә. Кәрим Тинчурин чын мәгънәсендә классик драматург. Артистлар, сәнгать әһелләренең актерлык осталыкларын арттыру өчен, фикерләрен киңәйтү өчен дә аңа рәхмәт.
Фәнис Мөсәгыйтов тагын бер яңалыкны да әйтеп узды:
- Тинчуринның китабы чыкты хәзер. Күп кеше күрмәгәндер дә әлегә. Аны “Җыен” фонды чыгарды. Ул китапны һәрбер артистыбызга бүләк итәчәкбез.
Соңыннан имам Ансар Мифтахов Кәрим Тинчурин рухына дога кылды.
Автор фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз