Логотип Идель
Яңалыклар

Урып-җыю эшеннән кире кайтмаган...

Кичә, 25 июль көнне, Минзәлә районы Дружба авылы янында басуда урып-җыю эшләре барышында 56 яшьлек комбайнчы үлгән. Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Соңыннан процессуаль карар кабул ителәчәк.

Кичә, 25 июль көнне, Минзәлә районы Дружба авылы янында басуда урып-җыю эшләре барышында 56 яшьлек комбайнчы үлгән.

РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра, дип хәбәр ителә Тикшерү идарәсе сайтында.

«Нива» комбайнында эшләгән ир-ат, әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, ургычка эләккән. Тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган.

Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Соңыннан процессуаль карар кабул ителәчәк.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев