Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    UT - ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ӨЧЕН ЯҢА РАДИО

    Татар яшьләре өчен URBANTATAR дип аталган радио эшли башлады. Бу хакта проектның җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева «Татар-информ»га хәбәр итте.

    «Безнең радиода бары тик альтернатив татар музыкасы: рэп, фолк, рок, этно, электрон жанрлар яңгыраячак. Тамашачыбыз — татар яшьләре. Бүген иртән тест рәвешендә интернет-радионы ясап җибәрдек. Көндез бу хакта инстаграмда афиша да элдек», — дип сөйләде Гүзәл Әхмәтгәрәева.

    URBANTATAR радиосын тыңлар өчен urban.tatar сайтына керергә кирәк.

    «Әлегә радиобыз сайтта гына эшли, якын арада кушымта да чыгарырга ниятлибез», — диде Гүзәл.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН