Логотип Идель
Яңалыклар

«Утынын да ярыр, печәнен дә чабар идем… җырчы куәтен кая куяр идем?!” (Әлфия Афзалованың кызыклы сүзләреннән ҖЫЕЛМА)

Ул 2017 елда бакыйлыкка күчте. 84 яшьлек Әлфия апа Казанның Яңа Татар зиратында җирләнде. Әлфия Афзалова зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканнан алып, гомеренең соңгы көненә кадәр татар халкы өчен беренче номерлы хатын-кыз җырчы булды.

Бүген, 15 гыйнвар, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе
Әлфия Афзалованың туган көне.

Ул 2017 елда бакыйлыкка күчте. 84 яшендә вафат булган Әлфия апа Казанның Яңа Татар зиратында җирләнде. Әлфия Афзалова зур сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканнан алып, гомеренең соңгы көненә кадәр татар халкы өчен беренче номерлы хатын-кыз җырчы булды.

Гаҗәеп уникаль шәхес, чын, якты йолдыз иде ул. Кечкенәдән тулы ятим калып, тормышның төбеннән күтәрелгән, үз бәхетенә үз таланты белән юл ярган Әлфия апа безгә ризыкның кадерен белергә, эш яратырга, тормышны сөяргә, җырның, моңның нәрсә икәнен аңларга өйрәтеп китте.

Түбәндә Әлфия апа Афзалованың истәлекләреннән өзекләр китерәбез:

Миңа моң каян килгәнме? Ятимлектән! Әтием җырчы иде. Киң күкрәкле, көтүче әти авыл башыннан җырлап кайтып кергәндә бөтен авыл яңгырап тора иде. Моң ятимлектән килә, авырлык күрүдән… Әни үлгәч, хәер сорашып үстем бит мин. Салкын мич башында үстем. Үлмәдем бит, тырыштым. Кемгә кер юдым, кемгә идән юдым. Әгәр дә шундый кайгылар күрмәсәм, рәхәттә әти-әниле булып, әзергә-бәзер генә үссәм, моңым да булмас иде. Бернәрсәгә дә һич кенә дә үкенмим, үткәнемнән ризамын. Ләкин яшьлегем кире кайтса, тормышның кадерен белер идем”.

“Авырлыкларны күп күрдем, әмма аларны бик тиз җиңдем, чөнки шаян булдым. Бергә хәер сорашырга чыккан Нәсимә исемле кыз бик елак иде. Мин үзем бер сынык ипи эләксә дә, җырларга-биергә тотына идем. Үземне-үзем мактарлыгым бар. Үткен булдым, ялган сөйләшмәдем, туры булдым”.

“Язмышым – җыр минем. Үземне бүтән һөнәрдә күз алдыма да китерә алмыйм. Эштән тайчанмаем анысы, утынын да ярыр, печәнен дә чабар идем. Ләкин ул чагында Аллаһ биргән ул җырчы куәтен кая куяр идем?!”

“Минем максатым – халкыма җырлау. Халкың булмаса, тавышың нинди генә көчле булса да, сине тыңлаучы, ишетүче булмаячак. Җыр минем өчен – яшәү көче, яшәү тәме. Мин өйдә җырламыйм. Кайберәүләр эчем пошса өйдә кычкырып җырлый башлыйм диләр. Мин алай җырлый алмыйм. Мин халыкка җырларга өйрәнгәнмен”.

“Җырны аны тапшыра белергә кирәк. Ни турыда җырлаганыңны, ни әйтергә теләгәнеңне аңларга кирәк. Җырчы кешеләр күңеленә якты хис бирер өчен җырлый. Халык арасыннан чыккан җырчының максаты – Аллаһы Тәгалә биргән талантын үстереп, халыкка кайтару булырга тиеш”.

 

«Татарстан яшьләре»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: җырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев