Логотип Идель
Яңалыклар

"Уйнагыз, гармуннар!": Фирдүс Тямаев гармунчылар парадын җитәкләячәк

30 августта "Уйнагыз, гармуннар!" Республика халык иҗаты бәйрәме узачак.

30 августта "Уйнагыз, гармуннар!" Республика халык иҗаты бәйрәме узачак.

Республика көнен бәйрәм итү кысаларында Камал театры каршындагы мәйданда "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме башланачак. Бәйрәмгә бер меңнән артык катнашучы килүе көтелә. 

Шул көндә фольклор ансамбльләре, татар эстрадасы артистлары - Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров чыгыш ясаячак. Фирдүс Тямаев гармунчылар парадын җитәкләячәк.

Әлеге бәйрәм беренче тапкыр 1985 елда үткәрелгән. Шул елдан бирле Татарстан һәм РФ башка төбәкләреннән гармунчылар җыела. Декларация кабул итү һәм Татарстан Республикасы көне билгеләнүгә бәйле рәвештә фестиваль 30 августта үткәрелә. 

"Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме 30 августта 11.00 сәгатьтә башлана.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев