Логотип Идель
Яңалыклар

Вафат булу күпмегә төшә?

«Мәрхүмне соңгы юлга озату шактый чыгымлы эш икән. 100 мең сумнан да кимгә төшми ди.

«Мәрхүмне соңгы юлга озату шактый чыгымлы эш икән. 100 мең сумнан да кимгә төшми ди. Акчаң булмаса, чүп­леккә чыгарып атмагайлары...» Трамвайда ике татар әбисе шулай сөйләшеп бара. Авыл кешесе булгач, зиратта урын булырмы, дип, алдан борчылганыбыз юк. Аның өчен акча да түләмибез. Ә шәһәр җирендә яшәүчеләргә чынлап та уйланырлык сәбәп бар, ахры. Ни дисәң дә, зират ул – бакыйлык­ка күчкәннәрнең бу дөньядагы соңгы урыны.

Кабер урыны бушка бирелә
Бүген Казанда 33 зират исәпләнә. Тагын берсе – Биектау районының Киндери бистәсендә. Казан шәһәре хакимияте матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, Сабан урамындагы «Окольное» зираты белән Брюсов урамындагы борынгы мөселман зиратында мәетләрне хәзер җирләмиләр. Соңгысы археологик мирас объекты булып тора.

Мамадыш трактындагы һәм Тынычлык бистәсендәге зиратлардан кала, шәһәрнең барлык каберстаннары да тулып беткән диярлек. Беренчесенең 45 процент мәйданы үзләштерелгән. Калган зиратларда исә, барысын җыеп исәпләгәндә, 2 процент мәйданда гына буш урын бар ди. Мөмкинлек булганда, вафат булганнарны 15 ел элек үлгән якын кешеләре каберенә җирлиләр. 15 ел узмаган булса һәм туганнарының кабере булмаса, буш участок эзлиләр.

Узган ел Казанда 13203 кеше вафат булган. Аларның 9337е шәһәр зиратларына җирләнгән. Калганнары башка шәһәр һәм районнардагы зиратларда урын алган.

Казан зиратларына җирләү өчен акча түләргә кирәкме-юкмы дигән соравыбызга Казан шәһәре хакимиятенең матбугат үзәгеннән, «Күмү һәм җирләү эше турында»гы федераль канун нигезендә, Россия территориясендә һәр кешегә үлгәннән соң аны җирләү өчен бушлай җир участогы бирелә һәм акча кабер казыган өчен генә алына, дигән җавап алдык. Зиратта алдан урын алып куеп буламы, дип тә кызыксындык. Канун буенча, кабер янында буш урын булса, ул аның якын туганына бирелә. Ул шулай ук бушка, дип аңлаттылар.

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: 2015 елдан башлап Казанның 10 зиратында җирләнгән урыннар электрон тәртиптә дә исәпкә алына. Мәгълүматны cemetery. kzn.ru сайтыннан табарга була. Әлеге сайтта Казанда җирләүгә кагылышлы норматив актлар һәм тарифлар белән дә танышырга мөмкин.

 

Җирләү хезмәтләре 30 мең сумнан башлана
Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, мәетне җирләү хезмәтләре 30 мең сумнан башлана. Кайберләренең сайтларында бәяләр дә күрсәтелгән. Ләхет тактасы – 2000, мәет юу – 2000, юу бүлмәсе арендасы – 3000, кәфенлек – 1500, колаша – 500, юу өчен носилка – 1000, җирләү өчен носилка 500 сум тора. Мәетне зиратка алып бару өчен катафалкка заказ бирәсең. Барысын бергә кертеп исәпләгәндә, 30 мең сум чыга, диделәр безгә телефоннан. Үзләренең агентларын җибәреп, килешү төзеячәкләрен, аның бушка киләсен әйттеләр. Тагын бер компаниядә дә шул ук бәяне атадылар. Ә менә зират урыны һәм кабер казу өчен аерым түлисе була икән. Бу якынча 30 мең сум чыга. «Җәмгысы 60 мең сум чыгамы?» – дип сорадым. Әйе, диделәр.

Мәрмәр кабер ташы ясату 5 мең сумнан башлана. Граниттан булса, кимендә – 25 мең. Аны куеп биргән өчен 5000 сум тирәсе түләргә кирәк, ди.

Акча түләсәң, каберне карап торырга да ризалар. Ул хезмәтләргә кабер ташын юу, буяу, чардуганны ремонтлау, чүп үләннәреннән чис­тарту керә. Моның өчен 1900 сум акча түлисе була.

Исән чагыңда җирләү хезмәтләрен оештыра торган компания белән килешү төзеп тә куярга була икән.

 

«Чардуган куйдыртмыйбыз»
Яңа Татар бистәсе һәм Арча зиратында, урыннар булмау сәбәпле, яңа каберләр казылмый. Безгә шулай дип әйттеләр. Анда мәрхүм булган атаклы кешеләргә генә урын бар ди. Әйткәнебезчә, вафат булган мөселманнарның күбесе хәзер Мамадыш трактындагы зиратта җирләнә. Казанның «Мәрҗани» мәчетенә караган әлеге мөселман зиратын булдыру артыннан йөргән һәм бүген аның җитәкчесе булган Мансур хәзрәт Җәләлетдинов әйтүенчә, бу зиратта фәкать шәригать кануннары буенча гына җирлиләр. Монда үзенә кул салган, эчеп яки наркотик кулланудан үлгәннәрнең мәетләрен кабул итмиләр. Сын, һәйкәл, кабер ташына фотосурәт кую тыела. Аларны артык зур һәм зиннәтле итеп эшләтүгә дә рөхсәт бирмиләр. Шулай ук чардуганнар да куелмый. «Аның кирәге дә юк, чөнки зиратка хайваннар кереп йөрми бит, чардуган ул каберне сак­лау өчен генә», – ди Мансур хәзрәт. Үлгән кеше каберенә венок куеп калдырырга, агачлар да утыртырга ярамый. Зиратта урынны исә алдан алып куярга рөхсәт ителә.

Бәяләренә килгәндә, кабер казу урынын әзерләү, аны казу, мәетне төшерү һәм җирләү, җир ишелмәс өчен такталар кую хезмәте – 11 мең сум. Мәетне юу һәм юу бүлмәсен арендалау, комган, носилкаларны арендага алып тору, ләхет тактасы, баш такта, кәфенлек, җеназа намазын уку, Коръән багышлау – 14 мең сум, шәһәр буенча катафалк 4 мең сум һәм табличка кую 800 сумга төшә. Барысы 29 800 сум чыга. Әгәр дә мәетне юып алып килсәләр яки үз машиналары белән китерсәләр, йә булмаса ләхет тактасы үзләренеке булса, каберне дә үзләре казыса, әлеге сумма, әлбәттә, кими. Һәр хезмәтнең үз куелган бәясе бар.

Мөселман зиратында имамнар аллеясы да бар. Анда дингә хезмәт иткән имамнар, мәчет-мәдрәсәләр төзегән, аларны карап торырга ярдәм иткән кешеләр һәм аларның хатыннары күмелә. Күмү эшләре бушка башкарыла, диде Мансур хәзрәт.

 

Реклама

Кеше, исән чагында, бу хезмәтләр өчен алдан акчасын түләп куеп, килешү төзи ала. Үзе исән чагында җирләү хезмәтләрен күрсәтү шартлары турында төзелгән килешү РФ Гражданнар кодексы 39нчы бүлекнең 779-783нче маддәләре һәм «Күмү һәм җирләү эше турында»гы 8-ФЗ номерлы федераль закон белән көйләнә.

Килешү төзеп вафат булганчы берничә ел узып, бәяләре үзгәргән булса да, килешү төзелгән бәядә кала.

 

Җеназаханә
Башкаланың «Казан нуры» мәчетендә дә җеназа хезмәте эшли. Мәрхүм булган мөселман кешесен шәригатькә туры китереп юып, кәфенләп, җеназа укып озатуны үз эченә ала ул хезмәт. Җеназаханәне арендага алу – 2000 сум. Биредә мәетне юарга бөтен мөмкинлекләр дә бар, теләсәләр, үзләре дә юа ала, кирәк икән, мәетне юучылары да бар. Кәфенлекне дә, ләхет такталарын да шунда ук сатып алалар. Мәетне зиратка алып бару өчен автобуска да заказ биреп була, дип сөйләде безгә мәчетнең имам хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисов. Аның әйтүенчә, аена 15ләп мәетне шушыннан озаталар.

 

Яңа зират төзелә
Казанның Питрәч районы белән чигендә яңа җирләү комплексы төзелә. Анда төзү эшләре 80 процентка тәмамланган. Аның төньяк ягында – христиан йолалары буенча, ә көньягында мөселманча җирләя­чәкләр. Комплекс территориясендә 148 мең 500 кешелек урын билгеләнгән: христиан зиратында – 77 130 урын, мөселман зиратында 71 370 урын. Исәпләүләр буенча, зират 40 елдан соң гына тулачак.

Җирләү комплексы территориясендә христиан зиратында – чиркәү, мөселман зиратында мәчет булачак. Территория видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, бәхилләшү өчен чатырлар, көтү залы булган административ корпус төзелгән, җиһазландырылган бәдрәфләр, һәйкәлләрне гравировкалау өчен остаханәсе дә бар.

Комплекс территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Әфганстандагы һәм башка сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны, шулай ук республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне җирләү өчен үзәк аллеяның төньяк һәм көньяк ягында һәрберсендә аерым участоклар каралган.

Җирләү комплексы бөтен заманча стандартларга туры килүгә карамастан, җирләү махсус машиналар кулланмыйча, кулдан башкарылачак.

Халык арасында якыннарын яңа зиратка иң беренче булып җирләүдән куркучылар бар. Имештер, яңа җирләнгән кешенең нәселе корый. Мансур хәзрәттән шул уңайдан фикерен белештек.

– Хорафатчыл халык шундый ырым-шырымга ышана инде ул. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Кеше Ул биргән гомерне яши. Аның алдан язып куелган үз тәкъдире бар. Туганы яңа зиратка беренче булып җирләнгәннән генә аның гомере кыскармый, – дип җавап бирде ул.

 

Ислам мәетне яндыруга каршы
Язманы әзерләгәндә интернетта, очраклы гына, кешеләрне яңача җирли башлыйлар дигән хәбәргә юлыктым. Мәет калдыкларының таралу вакытын ике-өч тапкырга кыс­карта торган матдә уйлап тапканнар. Аны кулланган очракта, мәетнең минералга әверелүе өчен 20-25 ел урынына 8-11 ел гына кирәк була. Димәк, мәет җирләнгән урынга икенче мәетне җирләү процессы да тизрәк булачак, имеш.

Соңгы елларда Казанда крематорий төзү турында да еш сөйли башладылар. Мансур хәзрәт әйтүенчә, бу ике алым да ислам шәригатенә каршы килә.
 

Пенсия фонды вафат булган пенсионерның туганнарына 5946,47 сум күләмендә пособие түли. Мәрхүмне җирләү белән бәйле эшләрне үз өстенә алган гражданның бу акчаны алырга хокукы бар. Алар – туганнары, законлы вәкилләр, күршеләр, элекке хезмәттәшләр, ягъни Пенсия фондына кирәкле документларны тапшырган һәркем.
Акчаны алу өчен, кеше вафат булган көннән соң алты ай эчендә, ул теркәлгән Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу акчаны алу өчен гариза биргәндә, түбәндәге документлар кирәк булачак: пacпopт һәм пенсионерның үлеме турында ЗАГС биргән таныклык.

Чыганак: shahrikazan.ru 

 

Кремация исә, 16 меңнән 100 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев