Логотип Идель
Яңалыклар

ВАКЦИНАЦИЯДӘН ЗЫЯН КҮРҮЧЕЛӘРГӘ КОМПЕНСАЦИЯНЕ АРТТЫРАЧАКЛАР

Вакцинадан зыян күрүчеләргә компенсация күләмен арттырырга кирәк дигән тәкъдимне Россия сәламәтлек министры Михаил Мурашко хуплады

Вакцинадан зыян күрүчеләргә компенсация күләмен арттырырга кирәк дигән тәкъдимне Россия сәламәтлек министры Михаил Мурашко хуплады, дип яза "РИА Новости". Компенсация күләмен арттырырга кирәклеген Дәүләт Думасы депутаты Федот Тимусов җиткергән иде.

Вакцина кадату нәтиҗәсендә инвалид калган кешегә бер тапкыр 10 мең сум акча бирелә. Компенсация 2000 елдан алып индексацияләнмәгән.

Тимусов исә прививка ясаган һәр кешене 10 млн сумга иминиятләштерергә кирәк, дигән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгында исә вакцинаны авыр кичерүчеләр больничныйда чыга алуын искәртте. Моннан тыш, прививка ясатып, кеше вафат була икән, аңа 30 мең сум акча каралган.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев