Логотип Идель
Яңалыклар

«Вакыт кайтавазы»: бары бер көн!

Кариев театры һәм Заманча сәнгать галереясе уртак проектларын тәкъдим итә. Бары бер көн!

30 август көнне 14.00да Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында  «Вакыт кайтавазы» дип исемләнгән чара була. Әлеге проектны Кариев театры һәм Заманча сәнгать галереясе тәкъдим итә.

“Ахматова” – бу исемдә нәрсә?  

Көмеш гасыр, Царское Село, Петербург, Гумилев, Әхмәт хан, мистика, вечер, акмеизм, перчаткалар, богема, Модильяни, Фонтан йорты, реквием, репрессияләр, Сталин, цензура, онытылу, Кресты, Бөек Ватан сугышы, тиф, Ташкент, эвакуация, поэма без героя, Будка, Бродский, мантия, вакыт, дан, баскыч, мәңгелек... Бәлки, сезнең үз мәгънәләрегез бардыр?

- Мәгънәне бергәләп эзлик - килегез. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.

Чарада шагыйрьләрдән -  Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рәмис Аймәт, Илсөяр Иксанова, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь ташамачы театры артистлары, Н.Җиһанов исемендәге КДК фортепиано кафедрасы доценты Екатерина Моргунова катнаша.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев