-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Варламов Казан биналарын Россиянең иң ямьсез биналары исемлегенә керткән
Танылган блогер, урбанистика белгече Илья Варламов Русиядәге иң шыксыз биналар исемлеге төзегән. Илебезнең 100 "иң ямьсез корылмалары" арасына Казанның кайбер биналары да кергән.
75 урынны Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексын алган.
Фото:wikipedia.org
62 урында Татарстан урамында урнашкан Татарстанның Пенсия фонды.
Фото: pfr.tatarstan.ru
Блогер шулай ук Казан Теннис Академиясен дә ямьсез биналар исемлегенә кертән һәм аны 56 урынга куйган.
фото: wikimapia.org
53 урында «Дворцовая набережная» торак комплексы.
Фото:univerhostel.ru
Шулай ук "Кольцо" сәүдә үзәге һәм "Әкият" курчак театры да исемлектә.
Фото: temakazan.ru
Казанның бер бинасы "начар бишлек"кә кергән. Варламов фикеренчә, иң ямьсез биш бина арасында Игенчеләр сарае дүртенче урынга лаек.
Фото:fotostrana.ru
Күпчелек кеше, матур яки матур түгел дип сөйләгәндә, үзенең зәвыгыннан чыгып фикер йөртә, ләкин бу начар зәвыкны үстерүгә сәбәп булырга тиеш түгел, дип саный рейтинг авторы. Аның фикенчә, архитектурада булган начар зәвык халыкның ничек яшәвенә турыдан туры тәэсир итә икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз