Логотип Идель
Яңалыклар

Василий Лихачев вафат

Россиядә билгеле сәясәтче һәм дипломат, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев бүген вафат булган.

Россиядә билгеле сәясәтче һәм дипломат, Татарстан Дәүләт Советының элеккеге рәисе Василий Лихачев бүген вафат булган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

"Василий Лихачев 68нче яшендә вафат булды", - диде агентлык чыганагы.

Василий Николаевич Лихачев 1952 елның 5 гыйнварында Түбән Новгородта туган. 1975 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1988—1990 елларда КПССның Татарстан обкомында дәүләт-хокукый бүлекне җитәкләгән. 1990—1991 елларда ТР Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе булган.

1995—1998 елларда ТР Дәүләт Советы рәисе һәм Россия Федерация Советы рәисе урынбасары вазифасын башкарган. 1998 елдан 2003 елга кадәр Брюссельдә Европа берлегендә Россиядән даими вәкил булган.

2010 елдан Россия юстиция министры урынбасары. 2016 елның 3 мартыннан Россия Үзәк сайлау комиссиясе составына кертелгән. Чит илләрдә сайлаулар уздыруны координацияләгән, Россия Үзәк сайлау комитетының Тышкы эшләр министрлыгы, чик хезмәтләре, Ростуризм белән хезмәттәшлеген координацияләгән. 2018 елның 13 сентябрендә отставкага киткән.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев