Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    "Васыятьнамә - киләсе буыннарга әйтер сүз" - конкурсы эшләр кабул итә

    Татарстанда Туган тел елына багышланган "Васыятьнамә - киләсе буыннарга әйтер сүз" конкурсына эшләр кабул ителә башлады. 

    Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе, ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты, ТР Нотариаль палатасы, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете оештыра.

    Бәйгегә 16 февральгә кадәр татар телендә иҗат эшләре кабул ителә. Нәтиҗәләр 24 февральдә "Гаилә" мәчетендә игълан ителәчәк.

    Иҗади конкурста катнашу өчен эшне почта аша (420025, Казан, З. Фәйзи ур., 2) җибәрергә, басылып чыккан вариантны шул ук адрес буенча алып килергә яки электрон адреска җибәрергә мөмкин: gailya.mechet@gmail.com 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Проверь чек!"
    • 3-НДФЛ - 1
    • ТӘРТИП
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ