Логотип Идель
Яңалыклар

«Ватанның яшь талантлары» халыкара фестивале узачак

Быел патриотик җырлар һәм хореография сәнгатенең халыкара фестивале сигезенче тапкыр уза.

23-24 майда "Ватанның яшь талантлары" Мәскәү халыкара патриотик җыр һәм балалар һәм яшьләр иҗатының музыкаль әсәрләре фестивале Мәскәү сугыш һәм кораллы көчләр ветераннары йортында үтәчәк. Ул талантлы балаларны һәм яшьләрне барлауга, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иҗади мөмкинлекләрне тормышка ашыру өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Конкурста Россиядән һәм БДБ илләреннән 7 яшьтән 24 яшькә кадәрге иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар, шулай ук Европа, Израиль, Африка, Азия һәм Америка илләрендә яшәүче ватандашлар катнаша. Чит илләрдә яшәүче россиялеләр өчен конкурста онлайн-форматта катнашу мөмкинлеге каралган.

Конкурс 3 этаптан торачак һәм вокал номинациясендә үткәреләчәк. 12 апрельгә кадәр катнашучыларны региональ сайлап алачаклар, полуфинал һәм финал 23-24 майда Мәскәүдә узачак.

Тулырак сылтама аша кереп танышырга мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев