-
ВИДЕО: Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән” Татар журналистикасы турында чын дөресе! Журналистлар Мөршидә белән Илдар Кыямовларның теле “чишелгән”.
-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Вегетариан сые
Вегетарианнар дөньясын мин ун ел элек ачтым. Ул вакытларда вегетарианнарның кем икәнлеген белеп тә бетермиләр иде шикелле. Башта ике атна гына булса да, ит ашамый яшәп карарга булдым.
Ит ашамау миңа килешкән кебек булды: кәефем күтәрелеп китте, юк-барга ачуым чыкмый башлады, көч тә арткан сыман. Дуслар, туганнар, бигрәк тә әни моны бик тиз сизеп алды. Дуслар көлә, әни борчыла дигәндәй… «Ит ашамыйча сәламәтлегең бетерәсең», дип ачуланучылар да булды. Әни итле аш шулпасы бүлеп бирсә, борчылмасын өчен кайчагында ашап та куйгаладым. Ит ашамавыңны бөтен җирдә әйтеп йөрмәсәң дә ярый, табында итсез ризыклар да була бит. Кемдер игътибар итсә, бүген ит ашамый торган көнем, дияргә мөмкин. Әмма кайбер кеше бик бәйләнүчән: «Ник ашамыйсың, организмга ит кирәк», – дип өйрәтә башлый. Сезнең танышларыгыз арасында ит ашамаучылар булса, моны тыныч кына кабул итегез, зинһар киңәшләр бирмәгез. Вегетарианнар исә башка кешеләргә авырлык тудырырга, мәшәкать ясарга яратмый. Дусларыма үзегезне тыңларга, аңларга өйрәнегез, дим, бәлки сезгә дә ит ашау мәҗбүри түгелдер? Бу юлны яңа гына сайлаучыларга киңәшем: башта ике атна итсез ризыклар ашап карагыз, ошап китсә, дәвам итәрсез.
Ә бүген яраткан ризыгым – мароккача таҗин пешерергә өйрәтергә телим. Вегетарианнар сыен сынап карагыз әле.
Марокко – тарихы, мәдәнияте, табигате белән генә түгел, аш-суы белән дә гаҗәеп ил. Мәгъриб илләрендә ит, балык, яшелчәләрне томалап пешерергә яраталар. Алар, гадәттә, таҗин дигән конус сыман очлы капкачлы балчык савытта әзерләнә. Таҗин савытын бүген теләсә кайсы кибеттә сатып алырга мөмкин. Әгәр кул астында юк икән, борчылмагыз, калын төпле кәстрүлдә дә әзерләргә була.
Кирәк: 350 г башлы суган, 500 г бәрәңге, 500 г кишер, 350 г ташкабак, 200 г татлы борыч, 300 г татлы бәрәңге (батат), 300 г фенхель, 120 г помидор (черри), 100 г яшел борчак, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, берәр чәй кашыгы диңгез тозы, төелгән кумин, татлы паприка, бер сабак тимьян, берәр чеметем төелгән борыч, имбирь, кардамон.
Әзерләү:
Барлык яшелчәләрне яхшылап юып, түгәрәкләп турыйбыз. Башлы суганны зәйтүн маенда кыздырабыз. Бәрәңге, кишер, фенхель һәм бататны 180 градус кызулыктагы мичтә 25 минут пешереп алабыз. Таҗинга яки калын төпле кәстрүлгә барлык яшелчәләрне таслап тутырабыз, тәмләткечләрне сибәбез һәм ярты стакан су яки аш шулпасы салып, 40 минут дәвамында уртача утта томалап пешерәбез. Искитмәле була! Ашларыгыз тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз